Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 август 2018, 18:34

ЮНЕСКО йолаларын дәвам итеп

Прибельский мәктәбе республикабызның һәм аннан читтәге югары уку йортларына укырга керергә булышлык итүче сыйфатлы белем, патриотик тәрбия бирү, күләмле спорт һәм мәдәни чаралар үткәрү һәм һөнәри ориентация кебек мәгарифнең мөһим юнәлешләре буенча актив эш алып бара. Өстенлекле юнәлешләрнең тагын берсе - “ЮНЕСКО”ның ассоциацияле мәктәпләре” проектында эшләү.

Мәктәп бу проектка 2014 елда кушылды. Ул вакытта ата-аналарның актив ярдәме белән безнең укучылар ЮНЕС­КОның “Диалог һәм хезмәттәшлек” Халыкара мәгариф проектында катнашты. Аның чикләрендә, ике атна дәвамында укучылар Бөек Британия һәм аның башкаласы Лондонның тарихы, мәдәнияте һәм истәлекле урыннары белән танышты. Иң мөһиме – инглиз телен өйрәнүләре аларга арытабангы һөнәр сайларга ярдәм итәчәк. Безнең мәктәп вәкилләре Башкортстан Республикасы делегациясе составында Казан шәһәрендә ЮНЕС­КОның “Тотрыклы үсеш императивы буларак, кешелекне саклау” Халыкара форумында, ә 2016 елның сентябрендә безнең команда Нуриман районында I Республика туристик слетында булып кайтты.
2017-2018 уку еллары да чараларга бай булды. Безнең укучылар фәнни-гамәли конференцияләрдә, Г.Әлмөхәммәтов исемендәге IV республика “Мирас” фестиваль-конкурсында, Башкортстан Республикасы һәм ЮНЕСКО хезмәттәш­легенә 20 ел тулуга багышланган “Бөтендөнья ЮНЕСКО мираслары объектлары” I Бөтенрусия фестивалендә (71нче санлы мәктәп), “Урал батыр” дип исемләнгән VIII Халыкара яшь шигырь сөйләүчеләр һәм башкорт халык эпосын башкаручылар конкурсының төбәк этабында үз эшләрен тәкъдим итеп, лауреат дипломнары һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Безнең мәктәп төрле проектларда катнашып кына калмый, үзләренең программаларын һәм юнәлешләрен гамәлгә ашыра, төрле дәрәҗәдәге чаралар үткәрә. Шулай, 2014 елда районда Толерантлык көне, 2015 елда дөнья халыклары эпосы республика фестивале оештырылды. Безгә кунакка республиканың һәм Германиядән укучылар һәм студентлар чакырылды. 2016 елда БР Мәгариф министрлыгы, ЮНЕСКО эшләре буенча БР комитеты, муниципаль район хакимияте тарафыннан ЮНЕСКОның берләшкән мәктәпләре арасында Русия киносы елына багышланган Бөтенрусия фестивале оештырылды. Анда Русиянең, шул исәптән Башкортстанның 57 мәктәбеннән 245 кеше катнашты.
2017 ел дәвамында БР Мәгариф министрлыгы, БР буенча ЮНЕСКО комитетының ярдәме белән Бөтенрусия экологик марафон үткәрелде. Аның барышында экологик акцияләр оештырылды, агачлар һәм куаклар утыртылды, ихаталар, урамнар, балалар һәм спорт мәйданчыклары тәртипкә китерелде. Экомарафон тәмамлангач, фәнни-гамәли конференция, кул эшләре, рәсемнәр, плакатлар һәм фоторәсем­нәрдән күргәзмәләр оештырылды, мультфильмнарга презентация үткәрелде.
2018 елда республиканың 100 еллык юбилее алдыннан укучылар муниципаль район хакимияте һәм БР ЮНЕСКО комитетының ярдәме белән башкорт телен һәм мәдәниятен популярлаштыру максатында “Башкорт мозайкасы” дип исемләнгән Бөтенрусия фестивале оештырылды.
Прибельской мәктәбенең ЮНЕСКО проектларында катнашуы безгә мәгариф системасында уңай тәҗрибә тупларга булышлык итә. Моңардан тыш, безнең һәр баланы һәм педагогны үстерү, инновацион белем бирү алымнарын куллану өчен мөмкинлекләр артты.
Рита Хисмәтуллина, мәктәп директоры.
Читайте нас: