Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 сентябрь 2018, 12:34

Кешеләргә җылы бүләк итәбез

Йола буенча, көзнең беренче якшәмбесендә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Бу уңайдан без магистраль газ үткәргечләрнең Кырмыскалы линия-производство идарәлеге начальнигы Валерий Александрович Петров белән очрашып, ул җитәкчелек иткән предприятиенең эшчәнлеге белән якыннанрак таныштыруын сорадык.

- “Газпром Трансгаз Уфа” җәмгыятенең Кырмыскалы линия-производство идарәлеге – район биләмәсендә урнашкан иң эре предприятиеләрнең берсе. Нигез салынган көннән алып, ул алдынгылар рәтенә чыкты, ә бу, үз чиратында, газны транспортлау һәм эре кулланучыларны зәңгәр ягулык белән тәэмин итү эшендә зур җаваплылык та йөкли. Моңардан тыш, предприятие район үзәге инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертә. Газчылар ярдәме белән Кырмыскалы гимназиясе, балалар бакчасы, буа, газчылар бистәсе һәм башка объектлар төзелде. Технологик һәм социаль оъектлар төзелешенә Идарәлекнең беренче җитәкчесе Юрий Петрович Еремин күп көч салды.
- Сезнең Идарәлекнең эшчәнлеге безнең район белән генә чикләнми. Республи­кабызның тагын кайсы районнары сезнең җаваплылык зонасына керә?
- Без хезмәтләндергән газ үткәргечләрнең гомум озынлыгы 518 километр тәшкил итә. Кырмыскалы, Авыргазы, Архангель, Чишмә, Благовещен, Иглин, Уфа районнарын һәм республикабызның башкаласы – Уфа шәһәрен зәңгәр ягулык белән тәэмин итәбез.
Моңардан тыш, автотранспорт техникасын табигый газ белән заправкалау өчен тәгаенләнгән автомобильләргә газ тутыру буенча компрессор станцияләрен дә хезмәт­ләндерәбез. Әйткәндәй, шундый станцияләрнең берсе безнең биләмәдә урнашкан. Шулай булгач, рәхим итегез! Зәңгәр ягулыкның очсызрак булуын исәпкә алганда (табигый газ АИ-92 бензинына караганда өч тапкырга очсызрак), бу безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсе килә: якын арада Кырмыскалы авылыннан чыккан урында – элекке КПМ тирәсендә тагын шундый автомобильләргә газ тутыру буенча яңа компрессор станциясе төзергә планлаштырабыз.
Газ бүлү станцияләрен дә хезмәтләндерәбез. Аларның бурычы – кулланучыларга газны билгеле тепмература һәм басым белән чистартып бирү. Мәсәлән, Идарәлекнең иң эре газ бүлү станциясе Яңа Александровка авылында урнашкан. Ул республика башкала­сының барлык эре нефть-химия комплексларын табигый газ белән тәэмин итә. Аның җитештерүчәнлеге – сәгатенә 940 мең куб метр.
Җәй һәм кыш көннәрендә газ белән тәэмин итүне тигез башкару һәм республика газ-транспорт системасының өзлексез эшен көйләү максатында без газны Канчура-Муса комплексының җир асты саклагычына куабыз.
- Белүебезчә, производстводан тыш, предприятиедә спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау буенча да зур эш алып барыла. Линия-производство идарәлеге һәм аерым спортчылар район һәм республика ярышларында уңышлы чыгыш ясый.
- Әйе, спорт бездә яхшы үсешкән. Кырмыскалы авылында үзебезнең спорт-сә­ламәтләндерү комплексы бар. Футбол командасы да яхшы күрсәткечләр белән килә, күп тапкыр корпоратив ярышларда җиңүче һәм призер булды. Хоккей уенын да читләп үт­мибез. Ул аеруча популяр ди­сәм, дөресрәк тә булыр. Корпоратив хоккей лигасының 9нчы чемпионаты үтте, һәм аларның барысында да безнең команда җиңүче яки призер булды.
- Һәрбер предприятиедә күп нәрсәне кадрлар хәл итә. Сез бу фикер белән килешә­сезме?
- Әлбәттә! Бүгенге көндә безнең предприятиедә 405 кеше эшли. Коллектив бердәм, тату. Барыбыз да бер бурыч башкарабыз – газ белән өзлек­сез тәэмин итү. Барлык белгеч­ләребез дә - үз эшенең осталары. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Гомум эштә мөһим бурыч башкаруын һәрберсе яхшы аңлый. Барлык гомер­ләрен шушы оешмага багышлаган ветераннарга да чиксез рәхмәтлебез.
Кырмыскалы линия-производство идарәлеге эшчән­нәре өчен бу гади эш урыны гына түгел, хәзер ул аларның тормышының бер өлешенә әверелгән. Һәр­кем үз урынында җир асты байлыклары магистарль газүт­кәр­гечләр системасы буйлап кулланучыларга ышанычлы килеп җитсен өчен зур тырышлык һәм көч сала.
Светлана Карпова әңгәмәләште.
Читайте нас: