Мәскәү өлкәсенең “Биеклек” эзләнү отряды яугирләре 2017-2018 елларда казу эшләре барышында якташ кызылармиячеләрнең сөякләре һәм әйберләрен таптылар.
Ул вакыттагы хәрби архивларны өйрәнгәннән соң, эзләнү отрядлары менә шундый мәгълүмат җибәргән:
1941 елның көзендә Смоленщинада каты алышлар җәелдерелә. Кызыл Армиянең күп кенә бүлекчәләре берничә атна буена бертуктаусыз сугыш алып бара, күпләр камауга эләгә. Нәтиҗәдә, һәлак булучылар турында мәгълүмат штабка вакытында китерелми, яугирләр һәлак булган урыннарда ятып калалар, күмелгән урыннары күрсәтелми. Фамилия дигән графада “хәбәрсез югалды” дигән язу гына барлыкка килә.
Воскресенский районында туган 1920 елгы кызылармияче Александр Васильевич Комлев 2018 елның 20 ноябрендә Смоленск өлкәсе Рославль районының Буда авылыннан 2 километр ераклыкта Мәскәү өлкәсе Десногорск шәһәренең “Биеклек” эзләнү отряды тарафыннан табыла.
1942 елның февралендә Ржевск-Вяземск операциясе барышында безнең гаскәрләр немец частьларын - 100, ә урыны белән 250 километр ераклыкка алып ташлыйлар һәм Мәскәү өлкәсен тулысынча азат итәләр. Калинин фронты частьлары Идел елгасы аша чыгып Ржев исемле бәләкәй шәһәр янында каты алыш башлый һәм көнбатыш юнәлештә һөҗүмгә күчә.
Газиз Вәлиәхмәт улы Вәлиәхмәтов хезмәт иткән 359нчы укучылар дивизиясе немецларның оборонасын үтеп кереп, Воробьево авылыннан һөҗүм итә. Сугыш кирәк-яракларының җитмәве аркасында пулеметларны һәм миномет батареяларны кысрыклап булмау сәбәпле, кызылармиячеләрнең һөҗүме уңышсыз тәмамлана. Шундый миномет һөҗүменең берсендә Газиз Вәлиәхмәтов һәлак була да инде. Мәскәүнең эзләнү отряды аның сөякләрен 2017 елда табып ала. Аның янында өч миномет минасы ярчыгы да табылуы сугышның нинди дәрәҗәдә каты баруы турында сөйли.
1943 елның көзендә безнең гаскәрләр янә Смоленщинага әйләнеп кайта. Смоленск-Рославль операциясе барышында Смоленск һәм Рославль шәһәрләре азат ителә. Бу сугышларда 1911 елгы Балтач районы егете - сержант Мәүли Денислам улы Денисламов та һәлак була. 2017 елның 26 октябрендә Десногорск шәһәренең “Биеклек” эзләнү отряды тарафыннан “Батырлык өчен” медален таккан яугирнең сөякләре табып алына һәм 2018 елның 22 июнендә Смоленск өлкәсе Десногорск шәһәренең Хәтер яланында туганнар каберлегенә җирләнә. Табылган “Батырлык өчен” медале аның гаиләсенә тапшырыла.
Республиканың эзләнү отрядлары елдан артык безнең геройларның туганнарын эзләде. Бу вакыйгадан байтак вакыт үтү сәбәпле, берәүләре яшәү урынын үзгәрткән, икенчеләренең авыл исеменә үзгәрешләр кертелгән. Ләкин бу эзләнүләр уңышлы тәмамланды. Өч кызылармияче фронтка Уфа шәһәренең хезмәткә чакыру пунктыннан киткән. Аларның сөякләре бирегә 77 елдан соң гына әйләнеп кайта. Аларны туганнары килеп ала.
...Республика хәрби комиссариатның хезмәткә чакыру пунктында үткәрелгән тантанада Дәүләт Думасы депутаты, республика эзләнү отрядлары фонды рәисе Илдар Зиннур улы Бикбаев, Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы А.М.Пронин, төбәк ДОСААФ бүлекчәсе рәисе А.М.Мамедов, БР сугыш ветераннары совет рәисе В.Л.Попов һәм республиканың эзләнү отрядлары әгъзалары катнашты. Бирегә яугир А.В.Комлевның оныкасы Елена Викторовна Низемова, Г.В.Вәлиәхмәтов һәм М.Д.Денисламовның туганнары Балтач районы муниципаль район башлыгы урынбасары Ф.Г.Рәхимов белән бергән килгән иде.
Кызылармиячеләрнең сөякләрен тапшыру буенча бурычны кадетлар һәм хәрби эшне актив өйрәнгән һәм үзләрен эзләнү эшенә әзерләгән Кабак урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары башкарды.
Изге күңелле кешеләрнең зур һәм тырыш хезмәте ярдәмендә безнең якташ солдатлар үзләренең туган җирләрендә тынычлык тапты.
Киләчәктә дә эзләнү отрядларының бик күп эшләр башкарасы бар, республиканың 120 меңнән артык яугире әле булса хәбәрсез югалган, дип исәпләнә. Яшь буынның бурычы – илебез геройларының батырлыклары турында хатирәләрне саклау.
Зәки Бикбаев, “Йолдыз” эзләнү отряды җитәкчесе.