Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 февраль 2019, 11:43

Эш коралы кирәк булса...

Кайчак 1-2 сәгатькә электр генераторы, куәтле перфоратор яки төзелеш фены кирәк була. Моның өчен тиз генә инструмент сатып алып булмый, өстәвенә, алар кыйммәт тора. Шуның өчен дә эретеп ябыштыру аппаратын яки электр пычкысын прокатка да алып тору бик уңайлы булыр иде. Бәхеткә, хәзер Кырмыскалы авылында мондый хезмәт бар. Эш коралларын прокатка алу ноктасы Эшчеләр урамындагы 33/4нче йортта, элекке механикалаштырылган күчмә колонна бинасында урнашкан.

- Йорт салганда подвалдагы ишекне киңәйтергә уйлап, 20 сантиметр киңлегендә бетон плитаны ватарга кирәк иде. Аны фәкать сәнәгать чүкеше белән генә ватып була, ә ул миндә юк. Шул вакытта бу инструментны арендага алырга булдым. 1 сәгать эчендә эшне башкарып та куйдым. Эш коралы алып торган өчен 1 мең сум акча түләдем. Соңыннан су үткәргәндә нигездә тишек тишәргә кирәк булды, янә монда мөрәҗәгать иттем, - ди Кырмыскалы авылында яшәүче Дамир Әхмәдуллин.
Эш коралларын прокатка алып тору – төзелеш һәм ремонт белән шөгыль­ләнүчеләр өчен бик уңайлы. Еш кына яңа участокта электр уты үткәрелмәгән була, шул вакытта арендага генератор алып торырга мөмкин. Биредә 6,5 яки 2,5 киловатлы “HUTER” фирмасы корылмалары бар. Эретеп ябыштыру аппаратының, мәсәлән, койма куйганда кирәге чыгуы ихтимал. Аны бер тәүлеккә алып торсаң – 450 сум, ә озаккарак алсаң 400 сумнан да азрак түләргә кирәк булачак. Шулай ук биредә “отбойник”, перфоратор, дрель, “Bosh”, “Makita”, “Интерскол” маркалы шуруповерт, дисклы, чылбырлы электр һәм бензин белән эшли торган пычкы, лобзик, шомарткыч машинка, электрорубанок, агач эшкәртү станогы да бар. Хәтта бетон бутагыч, тигезлекне карый торган лазерлы җайланма, төзелеш баскычлары, сәнәгать тузан суырткычы, культиватор, җылылык пушкасы, “бур”лар һәм башка бик күп төрле эш коралларын прокатка алырга мөмкин.
Хезмәт күрсәтү ноктасы ял көннәрсез 9.00 сәгатьтән 18.00гә кадәр эшли. Реклама хокукында.
Читайте нас: