Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 март 2019, 12:41

100 ел элек булган вакыйгалар

1917 ел... Нибары йөз ел үткән, ә күпме үзгәрешләр булды! Беренче бөтендөнья сугышы, революция, җәмгыятьтә тамырдан үзгәреш. Әйдәгез, ул елларга әйләнеп кайтып, Кырмыскалы авылының нинди вакыйгалар кичерүенә күз салыйк.

1917 ел... Нибары йөз ел үткән, ә күпме үзгәрешләр булды! Беренче бөтендөнья сугышы, революция, җәмгыятьтә тамырдан үзгәреш. Әйдәгез, ул елларга әйләнеп кайтып, Кырмыскалы авылының нинди вакыйгалар кичерүенә күз салыйк.

Алпавытлар һәм сәүдәгәрләр

Узган гасыр башында Кырмыскалы авылында 648 хуҗа­лыкта 5200 кеше яшәгән. Авыл тирәли Харитонов, Комылов, Сельдемиров, Напалков кебек алпавытларның җирләре урнашкан. Камыловның шәрап җитеш­терү заводы да булган. Әйт­кәндәй, Харитоновның “хуҗа­лыгы” һәм Елена Константи­новнаның имениесе алдынгы­ларның берсе була. Аларның нигезен басучылык тәшкил иткән. Мал өчен клевер, люцерна, костёр чәчкәннәр. Биләмәләрнең күп өлешен бәрәңге, мал өчен чөгендер һәм кишер биләгән. 1917 елда алар 198 ат, 249 баш мөгезле эре мал (шул исәптән 80 савым сыеры), 77 сарык асраган. Хуҗалыкта көчле 25 ат көченә ия трактор һәм тегермән исәпләнгән.

Моңардан тыш, Кырмыскалы авылында эре сәүдәгәр Рахманколовлар яшәгән. Аларда авылның 120 кешесе эшләгән. Бөренче бөтендөнья сугышы елларында Кырмыскалыда Ав­стрия­нең хәрби әсирләре көче белән дәваханә төзелә. Анда Мәрьям Рәҗәпова табиб булып эшли һәм Кырмыскалы, Авыргазы районнары халкын хез­мәтләндерә.

Большевик булып кайталар

1914 елдагы сугыш Кырмыскалы авылы халкын да урап үтмәгән. Хезмәткә алынган яшь егетләр төрле фронтларда катнашкан, ә хатын-кызлар тылда көч түккән. 1917 елдагы февраль революциясеннән соң ике власть төзелә. Илдә демократик үзгәр­теп корулар башлана, солдатларга ял бирелә. 1918 елның июненнән КПСС әгъзасы булган Абдрахман Әсәдуллинның хатирәләре буенча, 2017 елның мартында һәм апрелендә Хаҗинур Әрдә­широв, Сәетгали Хөсәенов, Исламгол Әсәдуллин, Барый Солтангалиев һәм башкалар фронттан отпускка кайта. Фронтовиклар гамәлдәге тәртипне тамырдан үзгәртергә тели. Хаҗинур солдатларны, ярлыларны һәм батракларны бергә җыеп, авыл комитеты оештырырга тәкъдим ясый. Аның рәисе итеп Мөхәм­мәтдин Моратовны сайлыйлар. Исмәгыйль Әсәдуллин, Шакир Әрдәширов һәм башкалар аның әгъзалары була. Милиция начальнигы вазыйфасын Исмә­гыйль Әсәдуллин башкара. Бу чаралардан соң Хаҗинур Әрдә­широв үзенең частен фронтка җибәреп, волость идарәлеген таркатырга, алпавытлардан җир­не тартып алып, крестьяннарга бүлеп бирергә куша.

Кырмыскалы волосте барлыкка килә

Әрдәширов киткәннән соң: “Килеп ыгы-зыгы куптарды да, үзе китеп барды”, – дип сөйли­ләр. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң барлык солдатлар да йортларына әйлә­неп кайталар һәм мөһим проблемаларны хәл итүгә тотыналар - халыкны җыеп, авыл Советы төзергә тәкъдим итәләр. Кырмыскалы авыл Советының тәүге рәисе Хаҗинур Әрдәширов була. Авыл Советы әгъзалары итеп Сәетгали Хөсәенов, Нигъмәтҗан Латыйпов, Мәхмүт Тимербаев, Шакир Әрдәширов, Исмәгыйль Әсәдуллин, Хаҗиәхмәт Хәби­буллин сайлана. Бу елларда авыл Советы Күлләр авылындагы волость җитәкчелеге белән араны өзә. Шулай итеп, 1918 елның 12 мартында Кырмыскалы волосте төзелә. Волость советының рәисе итеп фронтовик Семён Безденежных тәгаенләнә. Рәис урынбасары итеп Хаҗинур Әрдәши­ров сайлана. Ә Степан Щегалев һәм Галиәкбәр Гаделев аның әгъзалары була. Нәҗип Солтангалиев һәм Фәйзулла Рафиков секретарь итеп сайлана.

Икмәк һәм җир тартып алына

Илдә азык-төлеккә кытлык “Хәрби коммунизм” сәясәтенә китерә. Шәһәрдә яшәүче халыкны туендыру өчен хәлле кеше­ләрдән артып калган икмәк тартып алына. Абдрахман Әсәдул­лин бу турыда: “Бу таләпләр нигезендә Кырмыскалы волость советы алпавытлардан һәм кулаклардан икмәкне тартып алырга; сәүдәгәрләр, алпавытлар һәм кулаклардан салым түләтергә; алпавыт җирләрен конфисковать итәргә; волостьта хәрби дружина төзергә карар итте”, – дип яза. Мондый карар авылда классик көрәшне тагы да кискенләтеп җибәрә. Бу вакыйгалардан соң волость советы хезмәткәрләрен тартып алынган азыкларны үзегездә калдырасыз, дип гаепли башлыйлар. Хәл катлаулана һәм 1918 елның маенда ак чехлар һөҗүм итә башлый. Алар күп кенә төбәкләрдә совет властен алып ташлый. Шундый шартларда май урталарында Кызыл Армиягә мобилизация үткәрелә. Шул вакытта Кырмыскалы авылында Абдрахман Әсәдуллин җитәкчелегендәге хәрби дружина төзелә һәм ул атаман Дутовка каршы фронтка җибәрү өчен Уфага чакырыла.

Әрдәшировка һөҗүм

Ул елларда Кырмыскалы авылында базар көне пәнҗешәмбегә туры килә. Базар мәйданына төрле яклардан бик күп кешеләр җыела. Абдрахман Әсәдуллин моны болай хәтерли: “1918 елның 30 маенда базарга Ырныкшы һәм Архангель авыллары кеше­ләре килеп, митинг оештыра. Аларның үгетләвеннән соң халык: “Кызыл Армиягә бер солдат та бирмәскә!”, “Әрдәшировка үлем!” - дип кычкырып, волость советына таба юллана. Карлыман күпере янында Хаҗинур Әрдә­шировны тотып алалар. Тәүдә кый­ныйлар, соңыннан атның кой­рыгына бәйләп, волость советы бинасы янына алып килә­ләр. Соңыннан канга баткан Әрдәшировы куак арасына атып бәрәләр һәм аның янына бер­сенә дә бармаска кушалар. Волость советының башка әгъза­лары качып кала. Төнлә тимерче Хәмәтдин Борханов үтеп барганда ыңгырашкан тавыш ишетеп, Әрдәшировны коткара. Икенче көнне Күлләр авылындагы кулаклар волость комиссары Гайфулла Курпачёвның күзләрен чокып, үтереп, ерымга атып бәрәләр.

Кулга алу һәм җәзалау...

Нигъмәтҗан Латыйпов һәм Мәхмүт Тимербаев Уфага барып, Губерния штабына бу хәлне сөйләп бирәләр. Алар Кырмыскалыга Абдрахман Әсә­дуллин җитәкчелегендә 85 кешедән торган отряд җибәрә. Әрдәшировны җәзалаучыларны кулга алалар. Ачыклануынча, моны патша армиясенең штабс-капитаны алпавыт Владимир Комылов оештырган була.

25 көннән соң Уфаны ак чехлар басып ала. Кырмыскалыга Бозаяздан үзенең отряды белән полковник Щеголихин килеп, коммунистларны җәзага тарта башлый. Уллары Кызыл Армия сафларында хезмәт итүчеләрнең әти-әниләрен Рахманколовның подвалына утырталар. Алар арасында укытучылар һәм муллалар да, шул исәптән Гыйльметдин Шәмсетдинов, Мансур Әхмәров, Мәхмүт Тимербаев, Галиакбәр Гаделев та була.

Тәүге рәиснең үлеме

Коммунистларның күбесе соңыннан ак гвардиячеләр белән сугышкан Чеверёв отрядына керәләр. Харис Ташбулатов, Хәйрулла Хәбибуллин, Мансур Фәткуллин һәм башкалар Кызыл Армиягә китәләр. Алар Стәрлетамак шәһәрендәге 1нче Петроград эшчеләр полкына кушылалар. Нигъмәтҗан Латыйпов, Мәхәмәдинур Сәгыйтов – Пенза дивизиясенең 3нче полкында хезмәт итә, ә М.Тимербаев бу полкның сәяси комиссары була. Совет власте өчен фронтларда Сибәгать Нуркаев, Семён Безденежных, Халик Маннанов сугыша. Ә Абдрахман Вәлиев, Харис Нәзиров, Солтан Хисаметдинов, Абдулла Искәндәров һәм башкалар ак гвардиячеләр белән сугышта һәлак булалар. Сибгать Нуркаев та ак бандитлар кулыннан һәлак була. Авыл Советының тәүге рәисе Хаҗинур Әрдәшировны Уфа шәһәрендә тотып алып, төрмәгә ябып куялар, соңыннан 73 большевик белән бергә Чишмә станциясенә озаталар. Моның шаһиты булган Семён Шихов сөйләвенчә, атарга алып барганда, авыру сәбәпле, чак-чак атлап-барган Хаҗинур Әрдәширов җирдә яткан ташны алып: “Иптәшләр, барыбер үләргә, бу кабәхәт тә калмасын!” – дип кычкыра һәм ак гвардия офицерының башына таш белән бәрә. Офицер егыла, ә конвоирлар аңа штыклар белән кадыйлар. Шулай итеп, Кырмыскалы авыл Советының тәүге рәисе һәлак була.

Үзгәрешләр җиле исеп тора

Аның үлеменнән соң авыл Советы рәисе итеп Нигъмәтҗан Латыйпов сайлана. 1918 елда Кырмыскалыда яшьләр берлеге эшли башлый, арытабан ул ВЛКСМ дип исемләнә. Яхин Гобәй Абдулла улы хәтерләвенчә, бу оешма ун кешедән тора. Комсомол оешмасына коммунист Зариф Саттаров җитәкчелек итә.

Абдрахман Әсәдуллинның язуына караганда, 1918 елның маенда тарихта тәү тапкыр Кырмыскалыда Сәрвәр Нәзирова катнашлыгында спектакль куела. Дини фанатлар тамашаны өзәргә теләп, хәтта кызның әтисен кыйнап ташлыйлар. Ничек кенә булмасын, сәүдәгәр Меньковның икмәк сата торган бинасында сәхнә корып, спектакль куела.

Яңа шаукым кырмыскалы­ларның тормышына ныклап кереп китә. Ләкин ак чехларга алмашка колчаклар килә, яшь ир-егетләрне аклар һәм кызыллар үзләренең армиясенә алалар. 1917 елда вакытлыча хөкүмәт халык, шул исәптән аларның милкен исәпкә ала. Бу мәгълүматларны һәм 1920 елдагы халык исәбен чагыштырып, сугышның нәр­сәгә китерүен аңларга мөмкин. Байтак ирләр яуларда һәлак була, халык фәкыйрьләнә.

Венер Юлдашев.

(Абдрахман Әсәдуллин, Гобәй Яхин, Мәхмүт Шаһиәхмәтовның архив язмалары файдаланылды).
Читайте нас: