Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 апрель 2019, 13:36

Танылган якташларыбыз – бездә кунакта

Район Мәдәният сараена Башкортстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чарага килгән мәртәбәле кунаклар – безнең якташлар район гәзите редакциясендә дә булып киттеләр.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, районыбызның Почетлы гражданины Фәнил Кодакаев, танылган шагыйрә, бихисап китаплар авторы Дилә Булгакова, профессор, филология фәннәре докторы, БРның атказанган фән эшлеклесе Тимергале Килмөхәммәтов, язучы һәм журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Барый Ногманов, чынлап та, якташларын сагынып кайткан иде. Сагыну исләре аларның һәр сүзендә, һәр шигырь юлында ачык чагылды. Хәл-әхвәл белешкәч, түгәрәк өстәл артына җыелып, редакция эшчәнлеге белән кызыксындылар, үзләренең иҗади казанышлары турында сөйлә­деләр, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде­ләр. Һәм, әлбәттә, күчтәнәчләрен өләштеләр – шигырьләрен укыдылар, китапларын бүләк иттеләр. Шулай, Фәнил Шәмсетдин улы күптән түгел нәшер ителгән “Малайда туганнар” исемле китабын бүләк итеп, аның эчтәлегенә дә тукталды. Автор әйтүенчә, бу китапта авыл тарихына, аның халкына кагылышлы статистик, биографик һәм башка мәгълүмат тупланган. Барый Миңлегалим улы хис-тойгыларын үзенең шигырьләре аша җиткерде. Тимергале Әбделгалим улы, район гәзитендә эшләүче байтак журналистларың укытучысы, нәсыйхәтчесе буларак, бу очрашуда да район басмасының киләчәген кайгыртып һәм ярдәм йөзеннән үзенең киңәшләрен бирде. Дилә Булгакова “Үзән” гәзитенең күңеленә шулкадәр якын булуын яшерә алмады. Өстәлдәге тегелгән гәзитләрне кулына алып, һәр битен зур игътибар белән карап чыкты, анда үзенең әсәрләрен күреп икеләтә куанды.
Очрашу озакка сузылмаса да, ул җылы шартларда үтте. Безнең дә, шагыйрь-язучыларның да күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: