Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 апрель 2019, 17:56

Ак инәйләр өмәгә чыкты

Шул көннәрдә Иске Муса авыл биләмәсенең “Ак инәйләр” оешмасы әгъзалары урындагы китапханәгә җыелды.
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, оештыру эшләре турында сөйләшкәннән соң, Варис Гомәровның “Туган якның шифалы үләннәре” китабыннан каен бөресен җыю вакыты, аны дөрес куллану хакында белешмә карадылар. Һәм кояшлы матур көннәрнең берсендә урманга каен бөресе җыярга бардылар.
Шулай ук, “Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә, алар шимбә өмәсе оештырды: авылның “Динислам” мәчете ихатасын тазартты. Исәнлеге бар кешегә өмәгә чыгып, саф һавада эшләп кайту берни дә тормый. Олы яшьтә булуларына карамастан, ак инәйләр сынатмады – биләмәне чүп-чардан, кипкән яфрак һәм үләннән чистартты. Тирә- як ялт итеп калды.
Венера Гафарова.
Читайте нас: