Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 апрель 2019, 18:00

Изге эшкә бердәм кушылып

Адәм баласының соңгы йорты - зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана.
Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез.
Шунысы куанычлы, районыбыз авылларында мәңгелек йортка карата булган игътибар көннән-көн арта бара. Халык тарафыннан аларны төзеклән­дерү буенча байтак эшләр башкарыла. Ел саен һәр авылда бер­дәмләшеп, яз башында өмәләр ясау да йолага әверелде. Зиратлар кипкән үләннәрдән, корыган куаклардан чистартыла. Соңгы елларда гына байтак зиратлар­ның коймалары яңартылды. Аларның күбесе Урындагы башланычларны хуплау программасы һәм халык ярдәме белән башкарылып чыкты. Бер сүз белән әйткәндә, авылда яшәүче һәр кеше изге эшкә үз өлешен кертергә тырыша.
Шәйморатов авылында да бу эш рәткә салынган. Язлы-көзле биредә төзекләндерү өмәләре оештырылып тора. Шул көн­нәрдә авылның иң актив ир-егетләре тырма, сәнәк, балта, пычкы кебек эш кораллары белән килеп, берничә сәгатьтә биләмәләрне чүп-чардан тазартты, кипкән агачларны кисте. Альберт Әминев үз тракторында җыелган чүп-чарны чүплеккә илтеп түкте. Шулай ук бер эштән дә читтә калмаган активистлар – Әсхәт Насыйров, Фәнзил Бәкиров, Касыйм Моратшин, Наил Сәфиуллин, Рәиф Гайнуллин, Зәки Әминев һәм башкаларга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итәчәк, изге эшкә башкалар да кушылсын иде.
Әфкать хәзрәт Нигъмәтуллин,
“Галимҗан һәм Гатия” мәчете имам-хатыйбы.
Читайте нас: