Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 гыйнвар 2021, 23:00

Кунакханә янган....

Анда Башкортстан туристлары да булган.

Занзибарда биш йолдызлы "TUI Blue Bahari" отеле төнлә янган. Башкортстан кешеләре дә булган янган бинадан туристлар чыгып өлгергән. Әмма кайбер әйберләрен саклап калып булмаган.

Шаһитлар сүзләренә караганда, кунакханәләрнең берсе тулысынча янып беткән һәм җимерелгән, икенчесе — өлешчә. Хәзер русиялеләрне башка кунакханәләргә күчерәләр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "TUI Blue Bahari Zanzibar" кунакханәсе Занзибарның төньяк-көнчыгыш яр буенда Кивенгв пляжыннан ерак түгел Пвани-Мчангани авылында урнашкан. Кунакханәнең номер фондында 157 бүлмә бар.

Фото: Башинформ.
Автор: Резеда Галикәева.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/636161.
Читайте нас: