Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 гыйнвар 2021, 17:45

Кәнфит дип шартлаткыч ашаган...

Бер хатын ялгыш бутап, авызына кәнфит дип петарда капкан һәм тешсез кала язган.

Бөекбританиядә яшәүче Лиза Бутройд “шартлаткычны” леденцы дип кабул иткән, дип яза The Sun гәзите. Лиза әйтүенчә, бу бәләкәй шартлаткычлар тартмасы кибеттә кәнфитләр сатылган җирдә торган булган. Кайткач ул аларны авызына капкан һәм алар аның авызында шартлый башлаган. Лиза ханымның авызы, иреннәре ару гына пешкән. Берничә атна буе аның авызы янып йөргән. Ул йоклый да, ашый да алмаган. Пешү бер айдан беткән, ул ай буе гел авыртуны баса торган дарулар белән генә яшәргә мәҗбүр булган. Кибеттә пиротехниканы кәнфитләр яныннан алырга вәгъдә иткәннәр. Хатын, ярый әле берәр баланы кәнфит белән “сыйламаганмын” дип куана...,
Чыганак: www.tatpressa.ru
Фото: forum.say7.info

Автор: Әсәдуллина Эльвира.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/643028.

Читайте нас: