Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 гыйнвар 2021, 12:15

Кишер алырга чыккан җиреннән баеган

Бөекбританиядә яшәүче Мартин Гилби яшелчә сатып алганда көтмәгәндә баеган.

Ул сөйгәне Трейси белән ашарга пешерергә уйлаган, әмма кичәк кенә өйдә кишер беткәнлеген исенә төшергән. Гилби кибеткән киткән. Әмма кассада банк картасы белән түләгән очракта ким дигәндә 3 фунт стерлинг бәялек (300 сум) товар алырга кирәклеге ачыкланган. Сатучы аңа җитеп бетмәгән суммага EuroMillions лотерея билеты сатып алырга киңәш итә.
Өйгә кайткач, ир ашарга пешерә дә ял итеп алырга була. Иртән лотерея турында исенә төшерә һәм күпме акча отканлыгын белергә була. Моны белер өчен ир телефонына махсус кушымта скачать итә. Билетны скан аша үткәргәч, Гилби шок кичерә. Хәбәрдә аның 119 151 фунт стерлинг (12 миллион сумнан артыграк) отуы әйтелә.
Акча отуына Гилби берара ышана алмый тора. “Мин билетны янә тикшердем. Аннары кушымтаны телефоннан бетердем, аны тагы скачать иттем, тагы билетны скан аша үткәрдем”, – дип сөйләгән Гилби.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: Lenta.ru
Фото: Pixabay.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/647152.
Читайте нас: