Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 февраль 2021, 15:25

Ялгызлыкның да була сәбәпләре

Әлеге тема яңа түгел. Кабат-кабат әйләнеп кайтып куерталар аны. Яшьләрнең гаилә корырга ашыкмавын, дим. Элек буйдак егетләр авылда гына, ә шәһәрдә нигездә ялгыз кызлар саны арта дип исәпләнә иде. Һәм моны соңгыларының сыер саварга теләми, авылдан чыгып качуы белән аңлатырга тырыштылар.

Ләкин игътибар белән карасаң, ялгызлыкка дучар булып, шәһәрдә каңгыручылар һәр ике заттан да җитәрлек. Нишләп соң танышу урыны булырлык мәдәният сарайлары, кинотеатрлары, клублары, танышу агентлыклары һәм интернеты булган шәһәрдә ялгызлык зур проблема? Шушы сорауга ачыклык кертү максатыннан Уфада эшләп килүче “Димче” агентлыгы җитәкчесе, психолог Зимфира Колмөхәмәтова белән сөйләшкән идек. Бүген әлеге әңгәмәне кабат искә төшерү урынлы булыр кебек...
- Зимфира ханым, үзегез дә белмәгән ике кешене таныштырып, аларның язмышында хәлиткеч роль уйнау бик җаваплы эштер бит ул. Ничек курыкмыйча алындыгыз?
- Димче булыйм әле дип, бүген уйладым да, иртәгә тотындым түгел бит. Башта проблеманы тикшердем, элеккеләрнең гаилә төзү мәктәбен, бу өлкәдә башка халыкларның тәҗрибәсен өйрәндем. Аннан Уфадагы берничә танышу бюросында парын эзләгән ялгыз кеше буларак анкета тутырып, аларның эшләү ысуллары белән таныштым. Анда барысы да гади һәм җиңел: акчаңны түлисең, анкета тутырасың, фотоңны бирәсең һәм вәссәлам. Ир-атлар шуны карап, үзеңне ошатса, шалтырата. Юк икән юк. Бер айдан анкетаңның вакыты чыга. Аннан соң я тагын акча түләп озайтасың, я алып ташлыйлар. Бу кеше белән теге кеше туры килә-килми дип карап утыручы юк анда. Акча гына килеп торсын. Мин белгечлегем буенча психолог. Һәр клиент белән утырып сөйләшәм. Әңгәмә вакытында аның холкын өйрәнәм, ниндирәк тормыш иптәше эзләвен ачыклыйм. Аның таләпләренә туры килгән кешене тәкъдим итәм. Юк икән көтәргә кушам. Анкеталарның вакытын чикләмим. Бәхетне график буенча табып булмый ул.
- Соңгы җанисәптән соң Русиядә 10 млн. ирсез хатын-кыз барылыгы ачыклаган. Шулай булгач, Сезгә килүчеләр арасында кайсы зат вәкилләре күбрәк дип сорап торасы юктыр да инде...
- Әйе. Хатын-кызлар папкасы ир-атларныкына караганда ике тапкыр калынрак.
- Ни өчен? Бөтен бәла кызларның авылда яшәргә теләмәвеннән килә димәгез тагын...
- Алай гына булса икән... Тирәндә ята шул монда проблема. “Махабхарата”ны укыганың юкмы? Әнә шуның бер бүлегендә уллары булмаган бер патша турында сүз бара. Бала сорап бик нык ялваргач, Ходай аңа кыз бүләк иткән. Савитри исемле булган ул. Яше җитсә дә, соратып килүче булмагач, үзеңә ир тап дип, ялчыларын, хезмәтчеләрен ияртеп, патша кызын халыкка чыгарып җибәргән. Бик озак йөргәннән соң патшалыкның бер почмагында Савитри үзенә ир тапкан. Шушы вакыйгага кагылышлы, галимнәр бер процедураны сурәтли. (Төгәл сүзен дөрес әйтә алмам дип куркам, “сварамга” иде булса кирәк.) Кызының кияүгә чыгар вакыты җиткәч, әти кеше сварамга игълан итә. Шул вакытта әлеге кызны хатынлыкка алырга теләгән ир-егетләр бәйгедә катнашып, үзен күрсәтергә тиеш була. Кем җиңә, шул өйләнә. Күп халыкта ярәштерү йоласы да яши. Берсендә кыз, икенчесендә ул туган гаилә башлыклары үзара килешеп куя да, яшьләре җиткәч балаларын өйләндерәләр. Бәйгеләр, ярәштерү йолалары безнең халыкларда да булган. Тик нишләптер без аларны сакламаганбыз. Хәзер ата-аналар балаларын башлы-күзле итү бурычын үз өсләреннән төшерде. Патша кебек “үзең эзлә” дип чыгарып җибәрәләр.
- Ярәштерүләр бер яктан проблеманы хәл иткән, әлбәттә, ләкин икенче яктан, үскәч, яшьләр бер-берсен яратачак дип кем әйткән әле?
- Беләсеңме, мәхәббәт ул шундый нәрсә: бүген - бар, иртәгә - юк. Аны тану җиңел түгел бу заманда. Хәер, бу заманда гына түгел, бар чорда да шулай булган. Аннары никах – ул мәхәббәтне сынау ысулы түгел бит. Гаилә иң беренче чиратта нәселне дәвам итү өчен төзелә. Моның өчен ирнең дә, хатынның да сау-сәламәт булуы кирәк. Кан кушылулар, гарип балалар берәүгә дә кирәкми. Шуңа күрә нәсел-ыруларын тикшергәннәр. Акылсыз булмаган инде ул безнең ата-бабалар. Һәр йоланың үз максаты, мәгънәсе булган. Элек кияүгә кызлар елап киткән. Үлеп яраткан кешесенә үзенең зу-уз теләге буенча чыкса да үтәлгән бу йола. Чөнки алда ничек яшәсен чыннан да белмәгән. Ә күз яшьләре аша гаилә тормышындагы начарлыкларны ала дип саналган. Һиндстанда бүген дә туй алдыннан елау йоласы башкарыла. Русларда капкадан чыкканда бодай сибү бар. Кыз шул бер уч бодайны сипте икән, димәк артка юл ябык. Ул бу гаилә әгъзасы булудан туктый. Ә безнең өчен туй - ул ак күлмәк белән фата һәм бизәлгән машина.
Шуңа күрә яшьләр гаилә төшенчәсен дөрес аңламыйлар хәзер. Ялгыз тормышларына чик куеп тормый гына парлы тормыш башлыйлар да һәркайсы үз туксанын туксан итәргә тотына. Синең теләвен генә аз, “гаилә” дип аталган кешеләр төркеменең теләге белән дә исәпләшергә туры килгәнен аңламыйлар. Өйләнешкәч тә коллектив булып яшәргә түгел, һәркайсы үзе булып калырга тырыша. Никахлар таркалу драмасы әнә шул кешеләрнең бүген коллектив дәрәҗәсендә яши белмәвеннән килә. Гаилә кора алмау да шуңа бәйле. Бүген яшьләрне гаилә булып яшәргә өйрәтеп тәрбияләү юк.
- Сезнеңчә бөтен гаеп ата-аналарга һәм тәрбиягә генә кайтып калды бит әле...
- Әлбәттә, беренче чиратта җаваплылык ата-аналарда ята. Бүгенге кызлар үз тормышына булачак ирен чакыра белми. Ни өчен? Әлеге дә баягы өйрәтүче булмаган. Элек кызларны кечкенәдән кияүгә чыгарга әзерләгәннәр. Укы, вузга керәсең бар, диплом аласың бар, яхшырак эшкә урнашасың бар дип тукып үстермәгәннәр аларны. Бөтен таләп - кияүгә чыгу, бала табу. Шуны аңына сеңдергәннәр. Бүген кызларны мөмкинлегең бар, тырыш дия-дия, аспирантураларга калдыралар. Ә аның булачак иренә кирәкме аның аспирантура бетүе? Әнә икешәр вуз тәмамлаганнар белән папка тулы. Барысында да югары белем.
- Югары белемсез дә булмый бит бүгенге көндә. Заман таләбе шундый. Бер ир ялгызы ипотека түли алмаячак. Эх, вакытында укыган булсаң, синең эш хакын ашарга тотар идек ичмасам дисә? Я, киресенчә, үзе күп акча эшли алмаса?
- Ул яктан дөрес әйтәсең. Гаиләдә кемдер нигез-терәк булырга тиеш. Ир дә була ала ул, хатын да - анысы мөһим түгел. Темпераменттан тора. Нәкъ хатын-кыз учак утын саклап утыручы дигән сүз юк бүген. Ул белемле, хәрәкәтчән, кыю. Ирләр, киресенчә, кыюсызлана, сүлпәнрәккә әйләнә бара. Ләкин барыбер хатын-кыз нидер эшләр өчен нигез-терәк барлыгын белергә тиеш. Кемдер аны саклый, яклый дигән мәгънәдә түгел. Кайвакыт яныңда кемдер барлыгын белү дә җитә. Ул ир диванда телевизор карап, берни эшләми ятсын. Әмма ул бар. Һәм хатын-кыз аның барлыгын белә. Илья Муромец 33 ел мич башында яткан. Әмма кирәк булгач, торган да барысын да селкеп салган. Хатын-кызга нык авырга туры килсә, ир дә торып басачак. Бәлки аның шулай ятуы хатынның ачуына да тиядер, әмма шул ук вакытта ул аны югалтырга теләми. Чөнки аңлый – ул аның терәге. Урта гасырларда шулай хатын-кызларны йортта терәк итеп тотканнар.
- Ир-атлар хатын-кызлар белән урыннарын алышкач, чыннан да эре-эре адымнар белән матриархатка таба китеп барабыз буламыни инде бу?
Башкорт, татар һәм рус хатын-кызлары бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла?
- Руслар иркәрәк, татарлар корырак дип кенә беләм.
- Күчмә тормыш белән яшәгән башкорт халкының хатын-кызлары чигү чигеп кенә утырмаган, кирәк икән атка да менгән, кылыч та тоткан. Өстенә яу белән килгәндә, мин көчсез зат дип торырга вакыты булмаган аның. Татарларда ярымкүчмә тормыш үз эзен калдырган. Татар хатын-кызына сугышу әллә ни кирәкмәгән. Шуңа күрә аның белән килешеп була әле. Бәхәсләшеп җиңәргә авыр, әмма тырышып карарга мөмкин. Ә күчмә тормышның ни икәнен дә белмәгән рус хатын-кызлары һәрвакыт иркә зат булып яшәгән. Ирләрне жәлли алар. Ә башкорт хатыннарының канында юк андый нәрсә. Татарларда, белмим, бәлки бераз бардыр. Менә шул русларга гына түгел, хәзер инде Русия хатыннарына хас була башлаган сыйфат бүген хатын-кызның үзенә каршы басты. Чөнки ул мәхәббәт белән жәлләүне бутый башлады. Менә гөлне алыйк: иртән су сип, көндез сип, кич сип. Ул нишли? Корымый, әлбәттә. Ләкин ул чери. Чама белергә кирәк. Жәлләү белән яратуны бутамаска кирәк.
Ә матриархатка килгәндә, монда хикмәт фикерләү төрлелегендә. Ирләр белән хатыннар икесе ике планетадан дип юкка әйтмиләр. Хатын-кызлар үзәктән кузгалган һәм түгәрәк буенча җәелгән дулкын рәвешле уйлый, ә ирләр эзмә-эзлекле, туры сызык буенча. Ул сызыкны сызар өчен ике ноктадан соң өченчесен билгеләргә кирәк. Ә без әле “переломный” чорда яшибез. Тормыш борылган чакта. Ир-егетләр өченче ноктаны билгеләгәнче, тормыш борыла һәм сызык ноктага туры килми үтеп китә. Юл борылганда алда ни буласы күренми. Әлеге чорга хатын-кыз җиңелрәк яраклаша һәм аның энергетикасы активлаша. “Инь” белән “янь” алышынган мәл бу. Шуңа күрә бүгенге ситуация аерым шәхесләрнең проблемасы гына түгел. Ул безнең чорның проблемасы. Ә менә шул дәвергә яраклаша алу инде һәр кешенең үзеннән тора. Ир-егетләргә ярдәм итәргә кирәк. Көч бирергә, тормыш ритмына ияртергә кирәк. Син бар, син терәк икәненә ышандырырга кирәк.
- Димәк хатын-кызлар бүген көчлерәк булып чыга?
- Көч. Монысы аерым зур бер тема. Кызлар киләләр дә “мин рухи яктан көчле, ирем миннән дә көчлерәк булсын” диләр. Нигә аңа тагын да көчлерәк кеше? Аны яклап торасы юк, ул үзе кемне тели яклый ала. Кешеләр бит яхшы яки яманга бүленми. Бары тик берәүдә холыкның бер ягы үсеш алган, икенчедә - икенче. Пар булган кешеләр бер-берсен тулыландырырга тиеш. Һәм шундыйны эзләргә кирәк.
- Кызлар дөрес кеше эзләми булып чыгамыни?
-Әйе дияргә дә була. Пар эзләү – ул ниндидер дәрәҗәдә үзеңне рекламаулау дигән сүз. Ә кеше үзен читтән күрми, объектив бәя бирә алмый. Мин - Зимфира, минем исемем, белемем, эшем, яшәр җирем бар. Димәк, мин ниндидер бер статус. Һәм минем ирем шул статуска ярарга тиеш. Миңа ир кирәк, тик аз да түгел, күп тә түгел - Президент. Бүген кызлар үзләре турында артык югары фикердә. Алар яннарында кемне күрергә теләүләрен дә аңламыйлар. Күз алдына да китермиләр. Хәер, кайвакыт алар хыялларында шундый образлар тудырып куя. Чак кына “Сумерки”дагы вампир кирәк димиләр. Дөньяда юк андый ир-атлар! Тик кызлар рус әкиятләрендәге кебек сарайның иң югары катына менеп утыра да, тәрәзәдән күзәтеп көтә башлый. Ә егетләр сикереп-сикереп карап та буйлары җитмәгәч, кул селтәргә мәҗбүр була. Ир-атларның “зәңгәрләнүе” кайдан килә дип беләсең? Хатын-кызлар үзләре үк аларны шуңа этәрә.
42 яшьлек косметолог килде. Күрәм матур, үз-үзен караган. Минем картотекада бер ир бар. Яше буенча туры килә. Хатыны белән күптән аерылган, ике бала үстергән. Фатиры бар. Үзе оста. Тик югары белеме юк. Шуның аркасында гына хатын икеләнеп калды инде.
36 яшьлек кыз килде. Медицина универистетын тәмамлаган, эшләп йөри. Әнисе кызын мактап утыра: кыйммәтле косметика белән генә куллана ди. Кыз үзе дә: “Хезмәт хакы алгач (7-8 мең) “ЛЭтуаль” кибетенә бер кереп чыккан идем, карасам, акчам калмаган”, – дип сөйли. Алардан соң 33 яшьлек егет килде. Шул кызның анкетасын күрсәтәм. Өч яшькә зур булуы бүгенге көндә әлләни куркыныч түгел дим. Ул минем белән килешә. Тик: “Аңа әле 36 яшь, тиз генә авырга узаламы-юкмы, билгесез, бер елдан 37 була. Ә миңа бала кирәк”, - ди. Фотосы да булмаган 25 яшьлек икенче кызның телефонын сорап алды. Аңа синең косметикаңның сыйфаты түгел, бизәнгечләрең бөтенләй кирәкми. Мөһим түгел бит ул. Бүгенге заманда кулыннан эш килгән ир кирәклеген, ялган белемле ак якалар белән ботка пешереп булмаганын ничек аңлатасың?
- Гүзәл затлар гына шулай сайланамыни?
- Юк, ирләр арасында да бар андыйлар. Соңгы вакытта бераз артка чигенде бугай инде, тик бер мәлне корпоратив кичәләр модага кереп киткән иде. Бик күпләрне бозды ул күренеш. Шундый кичәләрдә күп йөргән бер ир килде. Ул инде хатын-кызга кеше итеп тә карамый. Җаны, күңеле бар икәнен уйламый да, аңламый да. Хирург сыман аның гәүдәсен, аягы белән күкрәкләрен, фигурасын гына күрә. Күптән түгел берәү шылтыратып, җирән чәчле кыз белән танышасы килүен әйтте. Үзе татар иркәе ул. Татарлар арасында җирән чәчлене табуы авыр булыр дим. Миңа рус булса да ярый, чәче генә җирән булсын ди. Гаилә тормышы өчен чәчнең төсе мөһимме инде?
- Ә танышып кавышкан парлар бармы соң?
-Бар, әлбәттә. Тормышлары көйләнгәч, кемдер үзе генә, ә кемнәрдер парлашып анкеталарын алырга киләләр. Андыйларны күреп күңел сөенә. Һәм шунда синең ролең дә барлыгын аңлау шул сөенечне тагын да арттыра. Кешеләр бу дөньяга парлы итеп яратылган бит. Аны эзләргә һәм табарга гына кирәк.
Эльмира ИБРАҺИМОВА әңгәмәләште.
Фото: www.tpg.ua

Автор: Ибрагимова Эльмира.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/680012.

Читайте нас: