Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 февраль 2021, 19:10

Үскән кыз булып карыйсың килдеме?..

Башкортстанда укучы кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән егетне эзлиләр.

Бу хәл Зилаер районында булган. Хокук сакчылары белән әңгәмә вакытында 15 яшьлек кыз көтмәгәндә 2020 ел ахырында ике егет белән җенси мөнәсәбәткә кергәнен әйткән. Егетләргә 22 һәм 25 яшь. Тәртип сакчылары 16 яшькә җитмәгән бала белән җенси элемтәгә кергән гражданнарны эзли башлаган.
Тиздән егетләрнең берсе полициянең урындагы бүлегенә үзе килгән. Икенче егетне эзләү дәвам итә.
Яшь кешеләрне җаваплылыкка җәлеп итә алулары бик ихтимал. Хокук сакчылары әлегә җинаять эше кузгатмаска карар кылган.
Соңгы вакытта мондый хәлләр әледән-әле ишетелеп тора. Бу егетләрне, бәлки, җаваплылыкка да тарттырырлар. Ләкин гаеп егетләрдә генә микән?..
Фото: mk-saransk.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/684181.

Читайте нас: