Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 февраль 2021, 01:10

Ялгызларны санаячаклар

Япония, безнең карашка, сәер генә җанисәп үткәрергә булган. Илдә ялгыз кешеләрне исәбен алырга җыенганнар. Ялгызларның исәбен алып, аларга ярдәм күрсәтү мәсьәләсен хәл итмәкчеләр.

Шушы көннәрдә ялгызлар проблемасын чишү өчен ил хөкүмәтендә ялгызлык министры вазифасы булдырылган. Вазифага төбәк үсеше министры Тэцуси Сакамото тәгаенләнгән. Хәзер ике вазифа алып баручы Сакамото хөкүмәт канцеляриясендә тулы бер бүлек булдырачаклары турында белдерә. Бүлек ялгызлар исәбен алуга һәм аларның көнүзәк мәсьәләләрен чишүгә игътибар итәчәк.
Япония министрлар кабинеты җитәкчесе Кацунобу Като илдә ялгызлар проблемасы пандемия чорында аеруча көчәйде дип саный. 2020 елда 11 ел эчендә беренче тапкыр үз-үзенә кул салучылар саны 20 919га җиткән. Экспертлар фикеренчә, эпидемия чорында эш булмау, балалар һәм йорт эшләре артуы стрессны көчәйтә.

Автор: Кадикова Резида.

Чыганак: Лента.ру
Фото: aminoapps.com.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/684445.
Читайте нас: