Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 февраль 2021, 12:05

Каргизәре белән боз астында төшеп киткән...

Башкортстанда Ватанны саклаучылар көне алдыннан бер ир каргизәре белән бергә елгада боз астына төшеп киткән. Бу вакытта аның янында әтисе дә була. Ул коткаручыларны чакырта.

"112" системасына хәбәр 22 февраль кичендә килә. Коткаручылар вакыйга урынына - республиканың Иглин районында урнашкан Охлебинино авылына барган. Биредә Агыйделдә ир каргизәре белән бергә боз астына киткән.

Ир боз буйлап хәрәкәт иткән. Тик боз түзмәгән, чатнап ватылган һәм бичара транспорт чарасы белән бергә суга төшеп киткән. Бәхеткә, зыян күрүче боз өстенә үзе чыга алган, ә менә каргизәре шунда калган.

Ир җитди зыян күрмәгән. Аны ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре караган. Ул дәваханәгә барудан баш тарткан.

Фото: Башньюс.
Автор: Резеда Галикәева.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/690348.
Читайте нас: