Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 февраль 2021, 10:45

"Төнге күбәләкләр" ауга чыга

Мошенниклар хәзер социаль челтәрләрдә "төнге күбәләкләр" роленә кереп, ир-егетләрне талый башлаган. Шундый бер "күбәләк"нең эзенә төшкәннәр. Ул югары уку йортында белем алучы 19 яшьлек егет булып чыккан.

Кеше талауның нинди генә алымнарын уйлап чыгармый алдарлар!
Менә хәзер алар яңа яссылыкта уңышларга ирешә башлаган. Социаль челтәрләрдә мошенниклар "төнге күбәләкләр" булып теркәлә. Моның өчен алар бу өлкәдә "эшләүче" чын "күбәләк"ләрнең һәм эскорт хезмәтләр күрсәтүче кызларның сайтлардагы фотоларын урлый. Аннары кармакка кабучы ир-егетләрдән акчаларын алдан, очрашуга кадәр күчерүен таләп итә. Тегеләр акчасын күчергәч, "чибәркәйләр" юк була.

Бу өлкәдә эшчәнлеген җәелдерүчеләр клиентларының полициягә бармавына өмет итә. Күп очракта шулай килеп чыга да. Тик кайберәүләр, оятка калудан курыкмыйча, хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Шул рәвешле Волгоград шәһәренең яхшы рейтинглы югары уку йортында белем алучы 19 яшьлек студент полициягә эләгә.

Ул социаль челтәрләрдән матур кызлар фотоларын алып, "төнге күбәләкләр" хезмәтен оештырып җибәрә, клиентларны да тиз арада таба. Аларның һәркайсыннан 50 мең сумга кадәр акча ала. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә студент зур гына күләмдә акча эшли. Тик менә хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Фото: plusworld.ru
Автор: Миләүшә Латыйпова.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/693686.
Читайте нас: