Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 март 2021, 21:10

Песиләр "икенче дөнья"данмы әллә?

Песиләрнең "башка дөнья" белән бәйләнеше бар, диләр.

Моның шулай булуын исбат итү авыр. Шулай да галимнәр бу йорт хайваннарының кайбер үзенчәлеген ачыклаган. Шуларның берсе: янәшәдә песи ятса, артериаль кан басымы һәм йөрәк ритмы күрсәткечләре көйләнә, имеш.
Зоопсихолог Елена Клюсовец сөйләгәнчә, мәченең янәшәдә булуы, чыннан да, психоэмоциональ һәм физик халәткә уңай йогынты ясый. Мәче мырлавы тынычландыра.
Мәчеләрнең кешедә яман шеш авыруы барлыгын ачыклавын да билгелиләр. Әлеге чир барлыкка килгән урынга мәчеләр ятарга тырыша икән. Хатын-кызларда күкрәктәге яман шешне шулай ачыклаган очраклар бик күп.
"Кайвакыт кеше сәламәтлеге торышындагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, мәче, аның әйберләренә ятып, аны "чылатырга" ди мөмкин. Шул рәвешле ул хуҗасыннан килгән исне үзгәртергә тырыша. Авыру кешедән килгән ис песинең тынычлыгын җуя", - ди белгечләр.
Фото: wallpaper-mania.com

Автор: Гөлия Мөгаллимова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/700104.

Читайте нас: