Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 март 2021, 10:15

Ир-егетләр "дефицит", имеш...

Республикада уртача алганда 1000 ир-егеткә 1133 хатын-кыз туры килә.

Ләкин бу һәрвакытта да шулай түгел. Малайлар күбрәк туа: 100 кызга - якынча 105-106, 20 яшькә җитүгә аларның саны тигезләшә. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар саны шактый югары. Эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр арасында 1000 ир-атка 2225 хатын-кыз туры килә. 2019 елда туган хатын-кызларның гомер озынлыгы 78 ел тәшкил итүе көтелә, ә ир-атларныкы - 67,3 ел.
Хатын-кызлар республика хезмәт ресурсларының 47 процентын тәшкил итә. Аларның иң күп өлеше мәгариф (84%), сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр (81%), сәүдә, кунакханә һәм җәмәгать туклануы (65%) өлкәсендә эшли. Эшләүче хатын-кызларның 38,5 проценты - югары белемле (ир-атлар - 25,5%), 47,7 процентының урта һөнәри белеме бар (ир-атлар - 56,3%).
Шул ук вакытта, ир-егетләр "дефицит" дигән сүзләр белән психологлар килешми. Үз-үзен тәрбияләгән, акыллы, бар яклап та уңышлы булган хатын-кызлар игътибар җитмәүдән интекми. Шулай булгач, барысы да үзебезнең кулда, кызлар!
Фото: shpilki.net

Автор: Гөлия Мөгаллимова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/709319.

Читайте нас: