Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 март 2021, 10:55

Йөкле булгач, операция ясамаска уйлаганнар

Төмән өлкәсе клиник дәваханәсе табиблары пациентканың борыныннан йодрык кадәрле яман булмаган шешне алып ташлаган.

Йөклелек вакытында хатынга уң як борын тишеге аша һава сулау авырлаша. Ул лорга мөрәҗәгать итә. Табиб аның борынында хоаналь полип барлыгын ачыклый. Туачак балага хәвеф янау ихтималы аркасында операцияне кичектерергә карар итәләр. Күпмедер вакыт үткәч, уң як борын тишеге бөтенләй суламый башлый, тыгыла. Сул як борын тишеге аша да һава көч-хәл белән үтә башлаган. Кабаттан үткәрелгән тикшеренү шешнең гаймор куышлыгыннан борын эченә таралып үсүен һәм ахырда авыз эченә күчүен ачыклаган.
Хатынга операция өстәленә ятарга туры килә.
Операция вакытында оториноларинголог зур үскән шешне яңа эндоскопия корылмасы ярдәмендә алып ташлаган. Соңрак табиб үзенең эш дәверендә тәүге тапкыр шундый зурлыктагы полипны күрүен сөйләгән. Икенче көнне пациент ханым рәхәтләнеп сулый башлаган. Өч көннән аны дәваханәдән чыгарганнар.
Автор: Әлфия Шакирҗанова.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/711172.
Читайте нас: