Роберт Нурмөхәммәт улы Баемов 1937 елның 10 гыйнварында Үтәгән авылында туган. Бишаул-Уңгар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Иске Кыешкы һәм Биштәкә авылларында физика һәм математика укытучысы булып эшли, аннан соң армия хезмәтенә алына.
Армиядән кайткач Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Студент елларында югары уку йорты тормышында актив катнаша, төркем старостасы була, тарих-философия факультетының комсомол оешмасын җитәкли, Башкорт дәүләт университеты комсомол комитеты секретаре итеп сайлана. Университетны «кызыл» дипломга тәмамлап, Роберт Баемов Башкорт дәүләт университетының башкорт әдәбияты һәм фольклоры кафедрасында ассистент булып эшли.
1965-68 елларда ул Мәскәү дәүләт университеты аспирантурасында, совет әдәбияты тарихы кафедрасында белем алып, филология фәннәре кандидаты була. 1982 елдан алып Башкорт дәүләт университетының башкорт әдәбияты һәм фольклоры кафедрасын җитәкли. 1984 елда Роберт Нурмөхәмәт улы докторлык диссертациясен уңышлы яклый. Шул ук елда аңа профессор исеме бирелә. 1991 елда аны Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлыйлар.
Р.Н.Баемов Мәскәүдә, Ташкентта, Фрунзеда, Казанда һәм Алма-Атада бик күп гыйльми конференцияләрдә, симпозиумнарда актив катнаша. Аның күп милләтле әдәбият проблемалары турындагы хезмәтләре «Вопросы литературы», «Дружба народов», «Замандаш», «Волга», «Ағиҙел» журналларында, атна саен чыккан «Литературная Россия» басмасында, бөтенсоюз әдәби һәм гыйльми җыентыкларында дөнья күрә.
Галимнең тәүге гыйльми басмалары 1960 елда чыга. «Өлгергәнлеккә адым», «Эзләнүләргә чик юк», «Жанр язмышы» монографияләре, «Башкорт тарихи-революцион романы», «Инешләр һәм чыганаклар» китаплары җәмгыятьтә югары бәһа ала. Ул Башкорт энциклопедиясе Гыйльми-редакция советы һәм алты томлык «Башкорт әдәбияты тарихы» авторлары һәм әгъзаларының берсе, мәктәп һәм югары уку йортлары өчен бик күп дәреслекләр, укыту пособиеләре авторы була. Аның җитәкчелегендә «Егерменче гасыр башкорт әдәбияты», «Великие лики и литературные памятники Востока» басмалары чыга.
Роберт Баемовтың проза әсәрләре дә киң танылу яулый. Аның хикәя, повесть һәм роман геройлары рухи-әхлакый эзләнүләре, гаделлеккә, әхлакый сафлыкка омтылулары белән аерылып тора. Язучының егерменче гасыр башында башкорт милли хәрәкәте турында «Чуар шоңкар» нәфис-документаль романы республиканың мәдәни тормышында әһәмиятле урын ала. 1997 елда ул башкорт телендә аерым китап булып чыга һәм С. Юлаев исемендәге Башкортстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек була. Рус телендә роман «Кречет мятежный» исеме астында дөнья күрә.
Роберт Нурмөхәммәт улы «Ядкарь», хәзерге «Проблемы востоковедения» гыйльми журналының баш мөхәррире була. Гуманитар фәннәр казанышларын күрсәтүгә, республиканың яшь гыйльми потенциалын әзерләүгә күп көч сала ул.
Уңышлы иҗади һәм гыйльми-укыту эшчәнлеге, кадрлар әзерләве өчен якташыбыз Роберт Баемов «СССРның югары белем бирү отличнигы» билгесе, «БАССРның атказанган фән эшчәне» һәм «Русия Федерациясенең атказанган фән эшчәне» дигән мактаулы исемнәре белән бүләкләнә. Ул «Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәте өчен» билгесе белән бәһалана.
Р.Н.Баемов 2010 елның 30 апрелендә 74нче яшендә якты дөньядан китеп бара. Аны туган төягендә җирлиләр.