Барлык яңалыклар
Әдәбият
1 гыйнвар 2021, 02:00

Җырлы һәм нурлы язмыш

ДиләХәмзәкызы Булгакова 1937 елның 11 июлендәКырмыскалы районының Бозаяз авылында туган. Үзләренеңавылында сигезенче сыйныфны, Стәрлетамак шәһәрендәурта мәктәпне тәмамлый. Уфаның1нче санлы медицина училищесында укып чыгып, гомер буе шәфкать туташы булып эшли.

1997нче елдан РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы. Ундүрт китап, ике йөзләп популяр җыр авторы.

Соңгы чорда Дилә Хәмзәкызының иҗатында дини тематика өстенлек алды. Ул төзегән берничә җыентыкта да («Туфрагында Бөек Болгарның», «Аллага шөкер», «Фанилыктан мәңгелеккәкүчү») төрле авторларныңисламга кагылышлы әсәрләре тупланган.

– Дин юлына кемдер өлкән яшьтә генә аяк баса, кемдер, тәүфыйклы гаиләдәтуып, кечкенәдән үк иман нигъмәтләре белән ләззәтләнү бәхетенәия була. Диләапа, ә сезнеңис ламга килүегез кайчан, ничек булды?

– Әлхәмдүлилләһи, иманлы нигез, бисмиллалы өйдә дөньяга килгәнмен. Нәнәем намазлы кеше иде. Ул бик чиста карчык булды, алдашу-хәйләләшүне яратмады, кешеләргә карата кечелекле булды. «Һәр эшне бисмилла белән башлагыз, шул чакта юлыгыз уңар, гел бишлегә генә укырсыз», - дип өйрәтә торган иде. Ул минем күңелдә изге кеше идеалы булып калды.

Әнкәем яшь чагында намаз укымаса да (ул заманнарда бу тыела да иде), ихлас күңелдән Аллаһка ышанды, гарәпчә укый-яза белә, Коръәнне укып, татарчага тәрҗемә кыла иде. Дини бәйрәмнәрне бик зурлап үткәрә иде. Гаиләдә җиде бала үстек. Өйдә бишек җыры тынмады. Авылда бит тәрбия көчле, һәр атнакич өй җыештырабыз, идәнне кырып юабыз, ерак чишмәгә суга барабыз. Җомга көн әбиләр (40-50 яшьлек апалар безгә әби булып тоел-гандыр инде) җыелышып Коръәннән сүрәләр укыйлар, чөкердәшеп чәй эчәләр. Дингә хөрмәтне, мөселманча яшәү рәвешен, шулай итеп, кечкенәдән үк күреп, татып үсәргә насыйп итте.

Элек безнең авылда биш мәчет булган. Салават Юлаевның көрәштәше Канзәфәр Усаев безнең авыл мәдрәсәсендә укыган. Шөкер, бүгенге көндә авыл язмышын кайгыртучы игелекле шәхесләребез бар. Шуларның берсе – авылдашыбыз Айрат Мөдәррис улы Сөләйма-нов – Канзәфәр Усаев музеен оештыруны башлап йөрде, шәҗәрәләр белән дә кызыксынып, өч китап нәшер итте, мәчетне тоту чыгымнарын күтәрешә. Үзенең шигырьләрен туплап, ике китап чыгарды.

Туган авылыма кайтып йөрим. Бер юбилеемда чирәмгә ашъяулык җәеп, табын әзерләп, әбиләрне җыеп, Коръән мәҗлесе үткәрдем. Туган якка талпынып кайтасың бит инде ул. Әти-әниләрнең сөяк-ләре шул туфракта, нигезебез шунда.

Әле килеп уйлыйм да, гомерем буе догалар көч бирде, догалар саклады бит дим. Ел да алты туганым белән, әти-әниләрне искә алып, Коръән укытырга тырышабыз.

– Сез эшләгән чорда шәһәр шартларында дин тоту мөмкин хәл идеме?

– Минем кырык ел хезмәт стажым бар. Шуның алты елы төрмә дәваханәсендә үтте. Хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләдем, тоткыннарны дәвалый идек. Бу чор күңелемдә һәм иҗатымда тирән эз калдырды. Тоткыннар арасында да ураза тотучылар, тәсбих тартучылар бар иде. Алар да адәм баласы.

Бик күп догалар тараттым биредә. Әнкәй язып бирә иде. Проходнойда, рәхмәт төшкереләре, минем сумканы тикшермиләр иде бит.

– Диләханым, сезнең хәләл җефетегез - Зәки Насыйбулла улы белеме буенча юрист, зур вазыйфада –Уфа шәһәренеңпрокуроры булып эшләгән кеше. Ә аныңдингә мөнәсәбәте ничек иде?

– Зәки яхшы холыклы кеше иде ул. Бер оныгыбыз укырга керергә җыенып йөри шулай. «Юристка бармыйсың, гөнаһлы эш, анда караны ак, акны кара итеп була, дөреслекне тотуы бик авыр, хатын-кыз эше түгел», диде. Кызларыбызның да ул юлдан китүенә каршы булды.

Бик принципиаль иде. Күчтәнәч белән килсәләр, куып җибәрә иде. Балаларга гел әйтә килде: «Үз көчегез белән укыгыз, үз өлкәгездә яхшы белгеч булыгыз».

Оныкабыз Диана барыбер юридик факультетка керде бит. Зәки ул хәбәрне ишеткәч, утырып елады.

– Иңкыен чагыгыз кайчан булды?

– Кызым Розаны, табиб буларак, Чечняга җибәрделәр. Шул көн-нәрдә ут йотуларым!

– Сез игезәк кызлар әнисе бит әле?

– Әйе. Роза, әйтүемчә, Эчке эшләр министрлыгы дәваханәсендә табиб, майор. Аның эше бик авыр, җаваплы һәм саваплы. Хәтеремдә, Олы Теләк фаҗигасеннән соң, көнен-төнгә ялгап, авыруларны үлем тырнагыннан коткарып калу өчен көрәште. Римма – икътисадчы. Кияүләрем икесе дә Рәмил исемлеләр иде.

– Сезнеңгомердә иңшатлыклы көн?

– Беренче оныгыбыз туган көндер ул. Әлхәмдүлилләһи, өч оныклы картәни мин, берсенең Сөләйман исемле улы бар. Кызларым елына икешәр мәртәбә Коръән мәҗлесе үткәрәләр, «фатир яктырып киткән кебек була», диләр.

– Филология факультетын тәмамлаган кешенеңиҗатка килүе гаҗәп түгел. Ә сезне, гомер буе сәламәтлек саклау өлкә-сендәэшләгән кешене, әдәбият үзенәнәрсәбелән җәлеп итте?

– Мәктәптә детдом балалары белән укыдым. «Нишләп боларның әтиләре, әниләре юк икән?» дип аптырый идем. Аларга өйдән ипи алып барам, ә алар миңа кәнфит кәгазьләре бүләк итә. Андагы матур-матур рәсем-нәргә сокланып, кәгазьгә күчерә торган идем. Кечкенәдән шигырьләр яздым. Кул эшен яраттым. Алтмышлап кына калфак чигеп бүләк иткәнмендер.

Егерме алты яшемдә, тормышта идем инде, балалар да бар, язучы Нәҗип Асанбаев оештырган әдәби иҗат түгәрәгенә йөри башладым. Зәки моны бик ошатып бетермәсә дә, әдәби мохит миңа эчәр су кебек кирәк иде. «Белемсез, әмма талантлы шагыйрь», - ди иде минем турында Назар Нәҗми. Чөнки шигырьләрне язам, ә өтер-нокталарны куя белмим.

Гомеремдәге иң зур шатлыгым – җаным-тәнем белән Ислам юлына басуым һәм хаҗ сәфәренә баруым булса, аннан кала, иҗат – тагын бер юанычым. Аллаһы Тәгаләдән гел сорыйм: «Язу көчен бирсәң иде, илһам бирсәң иде», – дим.

Егерме ел буе балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләдем. Санитаркаларның егетләре армиядә, миннән мәхәб-бәт хатлары яздыралар иде.

– БДУ укытучылары: «Абитуриентлардан: «Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагый-рьләреннән кемнәрне беләсез?» - дип сорасаң, алар иңберенче итеп Дилә Булгакованы атыйлар», - диләр. Сез - актив тормыш позициясенә ия иҗатчы. Хикәя, нәсер, шигырьләрегез матбугатта басылып, җырларыгыз сәхнәдән, радио-телевидениядән җырланып тора. Иҗат һәм яшәү көчегезнеңсере нидә?

– Мин кешеләр белән аралашырга, халык арасында булырга яратам. Бүгенге көндә дә шагыйрьләр, композиторлар, артистлар белән аралашып яшим. Кунакка йөрешәбез, серләшәбез, һәр кеше – үзе бер дөнья бит ул. һәркемнән рухи байлык, язар өчен үзеңә бер-бер тема аласың.

«Икмәк һәм иман» дигән җыентыгым балалар өчен «Болытларда каз өмәсе» дигән китабым дөнья күрде.

Бик арып кайтсам, тәһарәт алып, тәсбих тотып утырам. Намазларымны калдырмый укып барырга тырышам, һәр ел ураза тотам, Әлхәм-дүлилләһи. Боларны үтәве һич тә авыр түгел, киресенчә, алар миңа җиңеллек, эчке куаныч, шатлык хисе бирә. Аны берничек тә аңлатып булмый, үзең кичереп карарга кирәк.

Язмышымнан ризамын. Алдыма нинди ризык куйсалар ашыйм, ризыктан өстен булмыйлар. Җитмеш яшемә хаҗга юллама бүләк иттеләр, рәхмәт! Хаҗдан тагын да сабырланыбрак кайттым дип уйлыйм.

Иртән торам да: «Әлхәмдүлилләһи!» – димен. Ишекне япканда: «Аллаһы Тәгаләм, үзең саклап, хәерле юлларда йөртсәңче!» – дим.

– Диләапа, сез – Уфа шәһәренең«Ихлас» мәчетендәпопечительләр советы әгъзасы. Мәхәлләоештырган барлык чараларның уртасында кайныйсыз. Халыкның, яшьләрнеңисламга мөнәсәбәтен күреп-тоеп йөрисездер, әйеме?

– Җомга намазларына өч йөзләп кеше җыелса, шуның бер йөзе – яшьләр була. «Ихлас» оештырган дин дәресләренә дә егет-кызларыбыз күп йөри. Корбан Гаетләрендә йөздән артык сарык чалына, меңләп кешене кайнар аш белән сыйлыйбыз. Берничә сарыкны ятимнәр йортына сәдака итеп җибәрәбез. Мөхәммәт хәзрәт җомга вәгазендә әйтә: «Берәүгә ярдәм кирәк», – ди. Тиз генә җыеп алып, мохтаҗ кешегә булышырга ашыгабыз.

Мөселманнар өчен кирәк-ярак, хәләл ризыклар сата торган кибетебез бар. Шатлык түгелмени! Спорт мәйданчыгы булдыру турында хыялланабыз. Балалар өчен бәйрәмнәр оештырыла. Анда килгән сабыйларның матурлыгы! Татарча сөйләшәләр, малайлар түбәтәйләр кигәннәр, кызлар яулыклар бәйләгәннәр. Шунысы кызганыч, әлегә шәһәребездә мөселман балалары өчен бер генә балалар бакчасы да юк.

Кайбер авылларда мәчетләрнең буш торуына йөрәк әрни. Җәмәгатьсез мәчет – утсыз лампа кебек. Кемдер, рәхмәт төшкере, бина салдырган, мәчет ачкан икән, имам билгеләүне, җомга намазларын оештыруны, дини сабак бирүне авыл халкы, өлкәннәр хәстәрләргә тиеш түгел микән?

Динебезнең чисталыкка, әдәпкә, тәртипкә өндәвен төшенеп бетә алмыйбыз шул әлегә. Җитмеш ел буе сеңдерелгән атеистик тәрбия дә эзсез үтмәгән, билгеле. Әмма дингә мөнәсәбәт елдан-ел уңай якка үзгәрә, дияр идем. Әти-әниләр балаларга мәгънәле борынгы исемнәр куша башладылар. Сөннәткә утырту мәсьәләсе буенча да еш мөрәҗәгать итәләр. Күп мәҗлесләрдә булырга туры килә. Шунысы сөенечле: никах туйларында хәрәм ризык хәмер, дуңгыз ите чыгарылмый.

Үзебезнең «Ихлас» мәчетендә, Нефтьчеләр мәдәният сараенда, Яңавыл, Бүздәк, Биш-бүләк, Балтач район үзәкләрендә мәүлет кичәләре оештырабыз, хәйрия акциясе - шигърият бәйрәмнәре үтте. Абыстайларыбыз анда да мөнәҗәтләр әйтәләр.Гомумән, бүген дини гореф-гадәтләрне, тәртипләрне үтим дигән кеше өчен мөмкинлекләр күп, Әлхәмдүлилләһи шөкер, теләк кенә булсын.

Инде илләр-көннәр имин торсын; сабыйлар әти-әниле үссен; әти-әниләр иманлы булсын; быелгы җәй шифалы яңгырларга бай килеп, җиркәебез сусамасын, көзен табыннарыбыз икмәктән сыгылып торсын!

Читайте нас