Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәбият
25 гыйнвар 2021, 12:40

Көлеп алыйкмы әллә?

– Бездә авария. Трамвай ары бармаячак. Төшегез, – ди кондуктор.Шулвакыт бер пассажир трамвай тәрәзәсен чәлпәрәмә китереп вата.– Ах, син оятсыз, нишлисең? – дип ябыша аңа кондуктор.– Үзегез: “Аврия очрагында тәрәзәне ватарга” язып куйгансыз бит! – дип аклана пассажир.

***
– Ни хакында уйланасың?
– Кичә егетем белән бәйрәмгә бардык. Хәзер аның белән мөнәсәбәтләрне дәвам итәргәме, өзәргәме, дип утырам...
– Ни булды?
– Ул минеке кебек күлмәктән килгән иде...
***
– Дәү әни, ә нигә Җир шары әйләнә? – дип сорый кечкенә малай.
– Ах, син, тагын әтиеңнең конъягын эчтеңме? – дип орышырга тотына әбисе.
***
– Туй искиткеч булды! Һәр кунакка вай-фай таратып чыктылар. Кәләш өчен кредит түләделәр.
***
Кафеда егет белән кыз сөйләшә.
– Сылу, Сез кичен нишлисез?
– Әллә... Минем көндез дә эш кырган юк алай...
***
– Ашаганнан соң америкалылар нишли?
– Капкалап утыра.
***
– И бигрәкләр дә бәләкәй бит! Нишләтерсең икән син аны?
– Әлләче... Кредит түләрмен. Азрак ашарга алырмын. Ни дисәң дә хезмәт хакы бит...
***
Русиядә бар нәрсәне дә нефтьтән ясыйлар. Башкасын бензиннан.
***
Заман яшьләренең интеллекты яртылаш ясалма инде хәзер...
***
Элек ичмасам илдән чыгып качып булган... Ә хәзер бөтен дөньяда бер бәла – коронавирус.
***
­– Сөеклем, – дип кычкыра хатын телефон трубкасына.– Мин парикмахерда булдым. Шундый прическа ясаттым. Күрсәң син мине танымаячаксың!
– Ишектән артың белән кер.
***
Үзизоляциядә минем песи: “Әгәр мин булмасам, син акылдан язачаксың!” – дип минем белән талаша башлады!

Автор : Ибрагимова Эльмира.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/647241.

Читайте нас: