Юл сумкаларын күтәреп килгән ире әлбәттә, аның уйларын укымады, хәер, укыса да, җавап бирмәс иде. Күп сүзле түгел ул Илгизәр. Артыгын сөйләмәс, җавап-сораулары да төгәл һәм анык булыр. Биш көн башкаланы карап, кибетләрендә чират тора-тора әйберләр алып, ниһаятъ, яшьләр кайтырга чыктылар. Әйтергә кирәк, кайсы кибеткә кермә, Илгизәрнең беренче сүзе: «Әнигә нәрсә алабыз?» булды. Сизеп торам, әти-әниләренә бүләккә нәрсә алганнары сезне дә кызыксындыра. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дип халык әйткән икән, монда ялгышлык-хилафлык булуы мөмкин түгел.