– Елмаю сиңа килешә! – дип дәвам итә теге кеше.
– Рәхмәт! Кем соң Сез? Әллә без танышлармы? – димен.
– Вакыты җиткәч, белерсең! Миңа Сез дип эндәшмә, җенем сөйми рәсмилекне! – ди.
Икенче көнне дә серле хатлар килде. Иң элек шунысын әйтим: мин гаиләле, иремне яратам. Дүрт яшьлек кызыбыз бар. Шуңа да язышуга нокта куяр өчен:
– Мин кияүдә... – димен.
– Бер дә аптырамыйм! Мин дә өйләнгән, хатыным, кызым бар! – ди серле танышым.
– Шулай булгач, алга таба сүз куертуның кирәген тапмыйм.
– Син алай кырт кисмә. Безгә күрешергә кирәк. Мин командировкага китәм. Кайткач, очрашабыз. Килештекме?
Тукта-тукта... Командировкага китәм, хатыным, кызым бар, ди... Соң бу бит минем ир!!! Әлбәттә, ул! Иртәгә Мәскәүгә очарга тиеш. Ах, хәчтерүш! Социаль челтәрләрдә эшсез ирләр генә утыра, дигән була тагын! Кеше ирләре кебек назлы сүзләр әйтмисең, дип тукый торгач, барып җиткән тегеңә! Күзгә карап әйтергә оялгач, Интернет аша яза башлады! И-ии, җанки-сәккәем! Сиздерми генә йөрисең, телең бал да май икән бит синең! Иркә гөлем, йөзем бөртегем, сары сандугачым... Тагын әллә ниләр! Үләм!.. Каян бу кадәр матур сүзләр таба диген?!
Ә өйдә сиздермәгән булып кылана. Кабалана-кабалана юлга җыена:
– Тапочкаларны салдыңмы? Тагын шул триконы юып элдеңмени инде! Нигә шулкадәр ашарга тутырдың? Миңа бирән чире тарымаган әле!
Ә мин, мут елмаеп, аның кыланышын күзәтәм. Һай, артист та инде үзе! Бигрәк җитди, эшлекле булып күренергә ярата!
– Син нәрсә бу көннәрдә миңа юләр кеше кебек карыйсың ул? Бер-бер хәл булдымы әллә? – ди, башын сәпсим сантыйга салып.
Ә мин тагын да серлерәк елмаеп, Интернетта миңа язган сүзләре белән җавап кайтарам:
– Сау бул, сандугачым! Җомга көнне очрашканга кадәр!
Мәскәүдән тагын да җылырак, матур сүзләр белән бизәлгән смслар яуды. Телефоннан артык хискә бирелми, үземнең, кызыбызның хәлләрен сорый да, Интернетта башка кешегә әверелә дә куя инде минем ир!
– Ничек анда Мәскәүдә, көннәр җылымы? – дип язам.
– Нинди Мәскәү?! Мин Калининградта ич! – ди.
Вәт юморист та инде үзе! Тәки теге серле кешенең үзе икәнлеген белдерәсе килми!
– Мин сиңа сюрприз әзерләдем! Җомга көнне очрашуга мотлак килергә тиешсең! – дип яза.