Күп тә үтмәс, тамчылар тама башлар. Әле генә уйнап йөргән кар бөртекләре кышның күз яшьләренә әверелеп, гөрләвекләр булып агар. Катлам-катлам яткан бозлар чатнап ватылыр да ярларыннан чыгып елга булып ташар. Урыны-урыны белән җир кардан ачылыр, умырзаялар күзләрен ачып язгы кояшка үрелер… Ул чәчәкләрне күргәч, беләм, синең йөзеңдә елмаю чаткылары күренер… Чөнки синең язың кайта!
Нурлы йөзле, сабыр, газиз әнием минем!
Бары тик синең кебек нечкә күңелле, олы хисле кеше генә соклана беләдер ул иркә язның моңлы кошларына, шаян кояшына, назлы чәчәкләренә. Ни өчен шулкадәр гашыйк икән син язларга? Бәлки бу дөньяга аваз салганда язгы кояш синең йөзеңә нур сипкәндер, карлыгач канатлары кашыңа күчкәндер, ә айсыз төннәрнең каралыгын алган чәчләреңне җилләр иркәләп ефәк кебек иткәндер. Шуңа да ел саен кышны куа-куа, яз үзенең кызын күрергә ашыгып киләдер. Шуңа да синең күңелең ашкынып көтеп аладыр кара карлыгачларны.
Язгы чәчәкләрнең назын, кояш нурларының җылысын тоеп буй җиткәнсеңдер, синең чибәрлегеңә сокланып кошлар сайрагандыр, әнием. Языңның фатыйхасын алып, язмышыңны яраткан кешең белән бәйләгәнсең. Парлы тормышыңда тәүге языңны озаткач, абыем дөньяга килгән. Еллар үткән һәм язларның берсе сиңа мине бүләк иткән. Сиңа кушылып язгы кояшың да, сылу умырзаяларың да, моңлы кошларың да миңа бәхетле гомер теләгәндер. Сиңа охшап мин дә язларга гашыйкмын, әнием. Бәлки шуңа да ел саен озын кышларның үткәнен көтеп арып бетәмдер. Менә бүген дә салкын карларга карап сине уйлыйм, әни, чөнки безнең өчен син һәрвакыт иркә яз. Пешкән икмәк исе аңкып торган кулларың белән баштан сыйпап уятуларың, «торыгыз, сабыйларым» дип дәшүләрең… Син пешергән ризыктан да тәмлерәк, син бәйләгән киемнән дә җылырак нәрсә бар икән бу дөньяда?!...
Туктаусыз көзге яңгырлар яуган, өзелгән яфракларны усал җил тәрәзәгә китереп бәргән күңелсез көннәрдә син кайткач, өйгә яз керә, хәтта гөлләр елмая башлый иде, әнием. Кышкы озын кичләрдә җылы мичкә арка терәп синең белән сөйләшеп утырулар шундый рәхәт иде! Ул утын мичләре күптән юк инде. Без аларны сүтеп, газ мичләренә алыштырып бетердек. Ләкин синең назыңны, күңел җылыңны беркайчан да, бер ни дә алыштыра алмас. Без моны яныңда чакта ук белә идек кебек. Ләкин чынында синнән еракка киткәч, менә яңа аңлый башладык кына әле.
Язгы ташудан ашкынып аккан сулар кебек гомер үтә. Бүген синең кара чәчләреңә дә ак бәсләр кунган. Язлар килгәч, һәр елдагыча карлар эрегән, тик чәчеңдә бәс калган. Кайда югалган чәчләреңә төннәр биргән каралык? Канатларың бүләк иткән карлыгачларың кайларга очкан, әнием? Бәлки өч балаңа бүлеп биргәнсеңдер син язың бүләген? Әйе, әйе, әлбәттә, шулай. Без үсә тордык, канат ныгытып оча тордык. Ә син барлык сагыш-борчуларыңны эчкә йотып, елмаеп озатып калдың. Киткәндә һәркайсыбыз йөрәгеңнең бер кисәген алып киткәндәй булганбыздыр… Ә кисәкләргә бүленгән йөрәгең үзеңнән еракта булса, авыр, һай, бик авырдыр ул…
Бу хат юлларын укыгач, күзләрең яшьләнсә дә, елама син, әнием.
Дөньялар буталып торганда ике улын берьюлы хәрби хезмәткә озаткан ана кеше хисләнеп язган кызының хатыннан елап торамыни?!
Иртәнге татлы йокыларын да, күңел тынычлыгын да онытып ике ел буе күз нурлары - газиз уллары хезмәт иткән яктан хәбәрләр ишетү нияте белән көн саен зәңгәр экран янына килүче ана син түгел идеңмени? Кулларың эшләде, ә күзләрең сузылып киткән урамның теге башыннан зур сумкалы таныш сынны эзләде. Бары тик хат ташучы гына тигезле-тигезсез, әмма иң кадерле язулы хат биреп, сулышыңны җиңеләйтә иде ул чак. Юк, еш килмәде хәбәрләр. Зарыгып көтүләрең, өмет итүләрең заяга булганын белдереп, хат ташучының читләп үткән чаклары да булды. Тик син еламадың, әнием. Сагыш күз яшьләре булып керфегеңә эленсә дә, кире йоттың, йөрәгең сызып сызласа да, елмайдың. Чөнки синең яныңда әле тормыш сынауларына бирешмәслек булып чыныгып өлгермәгән кызың бар иде. Ә мин синең һәр хәрәкәтеңне күзәттем. Әни күзләрендә яшь күрүдән дә авыррак нәрсә бар бу дөньяда бала өчен?!
Көннәр айларга тиңләшкәндә, төннәр еллар булып сузылгандыр ул чак. Тик язлар барыбер кайта ул, әнием! Улларың белән кавышу иртәсен бүләк итәр өчен кайтты иркә, назлы, матур язың…
Бүген без синең фатыйхаң белән биекләргә, еракларга очабыз. Әлбәттә, хәзерге заманда йөзәр, хәтта меңәр чакрым арадан сөйләшү өчен телефонның бер төймәсенә басу җитә. Тик минем никтер хат язасым килде. Тәрәзәдән күзең алмый хат ташучыны көтәсеңдер кебек…
Язларга гашыйк әнием минем! Безнең рәхмәт әйтергә дә оныткан чакларыбыз буладыр бәлки. Син безгә ачуланма, зинһар. Җирдә тормыш яралганнан бирле Адәм балалары кросска чыккандай, кайдыр ашыккан инде ул. Ә бүген ул тизлек тагын да арта. Ләкин син бел, кадерлем, әти белән сез һәрвакыт безнең күңелләрнең иң түрендә. Сез бит безнең кояш кына түгел, сез бит безнең өчен яз үзе, әнием!
Автор: Ибрагимова Эльмира.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/710041.