Ул М.Г.Рәҗәпов, Э.А.Саттарова, Р.Ә.Сәйфуллина, Р.Р.Хәбибуллина, Ф.Г.Мөхәммәтгалина, З.Ч.Узакова, С.Б.Яфаева, А.Б.Громова кебек оста һәм тәҗрибәле хезмәткәрләрдән торган ныклы коллективка килеп эләгә. Алардан бу һөнәрнең нечкәлекләренә өйрәнә, тәҗрибә туплый.
- Эшли башлаган чорда һөнәрнең асылына төшенергә ярдәм иткән, киңәшләрен биргән нәсыйхәтчеләремә чиксез рәхмәтлемен. Өлкәнрәк хезмәттәшләремнән эшкә генә түгел, сабырлыкка да өйрәндем. Баштарак эштән соңга калып кайткан, текстларны өйгә алып кайтып, төннәр буе тәрҗемә итеп утырган чаклар да булгалады. Ә бүген үземнең тормышымны редакциядән башка күз алдына да китерә алмыйм, - ди Венера Гафарова.
Әлбәттә, бүгенге “оптимизация” чорында ул төп эше белән генә чикләнми, җыючы-оператор, корректор бурычларын башкара, гәзитебезне эчтәлекле мәкаләләре белән тулыландыра, матбугат кампаниясен оештыруда да зур өлеш кертә. Эшенә җаваплы каравы, бурычларын намуслы башкаруы, ярдәмчеллеге белән хезмәттәшләренең хөрмәтен яуласа, йортында ул гади хатын - сөекле тормыш иптәше, хәстәрлекле әни һәм нәнәй булып кала. Мәсхут Мәхмүт улы белән Гөлназ һәм Гөлшат исемле берсеннән-берсе сылу ике кыз үстереп, аларга югары белем һәм лаеклы тәрбия бирделәр. Ә бүген инде онык-оныкалары үзләренең уңышлары белән сөендереп тора.
- Язмышым район гәзитенә алып килүенә рәхмәтлемен. Биредә тәҗрибәле һәм бердәм коллектив тупланган. Өметле яшьләребез дә байтак, алар гәзитебезгә яңалык кертеп тора. Эшебез авыр һәм җаваплы булуга карамастан, биредә очраклы кешеләр юк, дип ышанычлы әйтә алам. Район басмасын яратып укыйлар икән, бу барлык коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе, - ди хезмәттәшем.