Барлык уку йортларына да тирән белемле, үз эшләрен ныклы белгән актив укучылар кирәк. 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбен тәмамлап, әлеге вакытта М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының 4нче курсында белем алучы Ләйсән Сафина шундыйларның берсе. 1нче курстан ук ул төркемнең старостасы һәм тьютор төркеме җитәкчесе булып тора. Ә кем соң ул тьютор? Бу сүз инглизчә дус, киңәшче, конфликтлы хәлләрне чишәргә ярдәм итүче, психолог, белем алу барышында төп ярдәмче һәм тиешле карарлар кабул итү юлын күрсәтүче дигән сүз.
Икенче курстан ук Ләйсән “Яшьләр сәясәте лигасы” оешмасы әгъзасы булып тора. Биредә яшь егетләр һәм кызлар үзләренең проектларын тормышка ашыра, лидерлык сыйфатларын һәм ораторлык осталыкларын үстерә ала. 2017 елның февралендә оешма проектларын тормышка ашыруда актив катнашканы өчен Ләйсән Сафина БР “Яшьләр сәясәте лигасы” яшьләр оешмасының күкрәккә тага торган билгесенә лаек була һәм М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының урындагы бүлекчә рәисе итеп сайлана. Шулай ук “Русиянең студентлар отряды” оешмасы әгъзасы буларак, җәйге чорда студентларны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтә. Бу оешмада вожатый, проводник һәм төзүче кебек төрле юнәлешләр бар. Җәй көне “Русиянең студентлар отряды” җылы якларга барып отельләрдә, балалар лагерьларендә, рестораннарда эшлиләр һәм башка төбәкләрдән килгән студентлар белән танышалар. Ә ял көннәрендә сәяхәт ясыйлар.
- Узган җәй Кырымда “Ялта” Бөтенрусия объектында булып, бик күп тәэссоратлар алып кайттым, әле булса ул мизгелләр күңелгә җылылык өсти, - ди Ләйсән.
Шулай ук кыз фән белән кызыксына. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студентларының фәнни-тикшеренү эшләре һәм инновацион проектлары конкурсында катнаша. Бер төркемдә укучы Александра Лукьянова һәм җитәкчесе Луиза Вәли кызы Фәрхетдинова белән начар ишетүчеләрне тикшерү һәм сурдопедагогика буенча сөйләм таблицалары уйлап тапканнар. Аларның бу эше конкурста өченче урын яулаган.
Әтисе Марат Муллаәхмәт улы һәм әнисе Равилә Фәрхетдин кызы да Ләйсәннең һәр башлангычларында ярдәм итә.
- Мине аңлаганнары һәм даими ярдәм күрсәткәннәре өчен әти-әнием һәм энем Айратка рәхмәтлемен. Мин аларны бик яратам, - ди кыз.
Бүген студентлар тормышы элеккегә караганда күпкә кызыклырак һәм күпкырлы. Алар җәмәгать эшләрендә катнашып, үзләренең мөмкинлекләрен үстерә ала. 25 гыйнварда югары уку йортлары һәм техникум студентлары өчен бик күп чаралар үткәреләчәк. Укудагы уңышлары һәм студентлар тормышында актив катнашучыларга дипломнар тапшырылачак һәм стипендия биреләчәк.