Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
30 гыйнвар 2018, 12:22

Блокада корбаннарына багышлап

Илебезнең күп гасырлык тарихында Бөек Ватан сугышы халык һәм армия өчен иң кырыс һәм рәхимсез сынау булды. Гадәттән тыш күп көч салу нәтиҗәсендә, миллионнарча корбаннар бәрабәренә, дошман җиңелүгә дучар булды.

Прибельский урта мәктә­бендә Ленинград шәһәрендәге блокаданы өзүгә 75 ел тулуга багышланган Батырлык дә­ресе үткәрелде. Аның максаты – үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, илебез азатлыгы өчен корал тотып яуга кергән ватандашларыбызның исемнә­рен мәңгеләштерү һәм яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
Дәрестә яу яланнарында илебез иминлеге өчен башларын салган, тылда хезмәт итеп, тир түккән, көч салганнарны ихтирам белән искә алдылар. Шәһәрне саклаучы сугышчы­ларның батырлыклары, кеч­кенә ленинградчы­ларның, бөек җиңүне якынайту өчен зурлар белән беррәттән бөтен көчләрен куеп, геройларча эшләүләре турында сөйлә­деләр. Тарих укытучылары И.А.Мусина, Р.А.Колшә­рипова, А.В.Грекова, 9нчы сыйныф укучылары Илнара Рәхмәтуллина һәм Илиза Миннигалиеваның хикәяләре документаль кадрлар, ул елларда төшелгән фотогра­фияләр, шаһитларның хатирә­ләре белән тулыландырылды. 900 көн барган куркыныч көннәр истәлегенә Батырлык дәре­сендә катнашучыларның һәр­берсенә 125 грамм кара икмәк таратылды. Блокада вакытында Ленинград халкына шундый зурлыкта икмәк биргәннәр.
Үзләреннән соң килер буынга күпме горурлык хисе, яшәү көче, Ватанны сөю үрнәге калдырган халкыбызны, Җиңүгә үз өлешен керткән солдатлар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары турында онытырга хакыбыз юк.
Алёна Кинҗәголова, тәрбияви эш буенча директор урынбасары.
Читайте нас: