Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
2 февраль 2018, 13:36

Иң мөһиме - профилактика

Чыннан да, рак – бүгенге заман чире, дигән фикер бар. Ләкин рак турында беренче тапкыр безнең эрага кадәр Мисыр папирусында телгә алынган. Димәк, яман шеш кешелекне инде берничә мең еллар дәвамында җәфалый.

Аның билгеле бер “йөзе”, төгәл генә характеристикасы юк. Җәрәхәт, ялкынсыну, ниндидер бер органда тукыманың киңәюе рәвешендә дә булырга мөмкин. Шуңа күрә тышкы ”кыяфәте” буенча гына диагноз кую бик авыр. Фәкать тукыманы микроскоп аша тикшерү генә хакыйкатьне ачып сала. Шулай да рак күзәнәкләренең килеп чыгу сәбәпләре нинди соң? Иң төп сәбәбе - күзәнәкләрнең үзгәрүе (мутация). Билгеле бер мутацияләр кичергәннән соң күзәнәк шешкә әйләнә. Ә инде аларның сәбәбе әйләнә-тирә мохит йогынтысы: су, һаваның пычрак булуы, тәмәке тарту, радиация һ.б. Мутацияләрнең бер өлеше нәселдән килә (әйтик, сөт бизләре, юан эчәк рагына китерә торган үзгәрешләр). Озакка сузылган стресстан, каты авырудан, радиациядән иммунитетның йомшаруы да авыруга нигез салырга мөмкин.
Профилактика чараларын үтәгәндә, чир куркынычын шактый киметергә була. Әйтик, көн саен берәр помидор ашасаң, онкологиядән котылып калырга мөмкин, дип уйлаучылар ялгыша. Беренчедән, көн саен яшелчә, җиләк-җимеш, тупас клетчаткага бай ризыклар, мәсәлән, эшкәртелмәгән ярмадан ботка, кукуруз, борчак, бәрәңге ашарга кирәк. Икенчедән, тоз һәм консервантлар, шулай ук хәмер куллануны чикләргә. Өченчедән, азык-төлек өстәмәләренә кызыкмаска. Дүртенчедән, майлы ризыклар ашамаска. Бишенчедән, тәмәкедән баш тартырга, кызынуны чикләргә. Солярийга мөкиббән китүнең рак килеп чыгу куркынычын арттыруы – расланган әйбер.
Хроник авырулардан (ялкынсыну, йогышлы, вируслы, паразитар чирләр) котылырга тырышыгыз. Нәселегездә бер яки ике туганыгыз кайчандыр яман шешкә дучар булган икән, даими рәвештә тикшеренегез. Соңгысы – канцерогеннар белән мавыкмагыз. Иң киң таралган һәм иң куркыныч канцерогеннар – тәмәке төтене, ысланган ризыклар, татлы газлы эчемлекләр, попкорн, чипсы. Ризыкны кыздырганда да канцерогеннар пәйда була.
Шуны истә тотарга кирәк: рак - хөкем карары түгел, ә диагноз. Ул никадәр тизрәк ачыкланса, савыгуга өмет шулкадәр зур.
Фәнис Яхин,
БРның атказанган табибы, югары категорияле онколог.
Читайте нас: