Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
6 февраль 2018, 12:55

Блокада һәм бер телем икмәк

С.М.Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбендә Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан тантаналы линейка узды.

Мәктәп директоры Д.Ф.Әх­тәмов укучыларга сугыш елларындагы авырлыклар, Ленинград блокадасына эләккәннәрнең ачы язмышы, бер сынык икмәк, “Яшәү юлы” һәм башкалар турында сөйләде.
- Ленинград блокадасы ил тарихында озакка сузылган һәм фаҗигале вакый­галарның берсе булып санала. Төп-төгәл 871 көн (1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр) дәвам иткән әлеге ка­малышның кайтавазы бүген дә онытылмый.
1942 елның гыйнварында шәһәр азык-төлек карточкаларына күчә. Завод-фа­брикаларда эшләүче­ләргә 250шәр грамм, картларга һәм балаларга 125әр грамм блокада икмәге би­релә. Башка бернинди ризык та юк. Ачлык башлана. Озак та үтми, кыш­кы Ленинград урамнарында табут салган чана тартып зиратка юл тотучылар күренә башлый. Тора-бара бу инде гадәти хәлгә әйләнә. Ягылмаган фатирларда салкыннан һәм ач­лык­тан шешенеп үлгән гаи­ләләр саны көннән-көн арта.
Линейка ахырында һәр укучыга Р.Ә.Хаҗиев җитәк­челегендәге район кулланучылар җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән 125 грамм “блокада” икмәге та­ратылды. Бу чара Бөек Ватан сугышы һәм аның дәһшәтле вакыйгалары турында тарихи хәтерне сакларга, Ленинград блокада­сы чорына игътибарны юнәл­теп, мәктәп укучылары күңелендә авыр сынаулар узган кешеләр язмышына карата мәрхәмәт һәм ик­мәк­нең кадерен белү хис­ләре уятырга булышлык итәр, дип ышанасы килә.
Гүзәл Мөхетдинова, тәрбияви эш буенча директор урынбасары.
Читайте нас: