Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
9 февраль 2018, 14:38

“Үз эшемне ихлас яратам”

Балалар поликлиникасының стоматология кабинетына якынлашкан саен хәзер бала елавы ишетелер, дип уйлап куясың. Балалар гына түгел, ата-аналарның күпчелеге теш табибына килгәндә шундый хис-тойгылар кичерә торгандыр. Ләкин биредә тып-тыныч, бернинди дә елау тавышы ишетелми. Беренчедән, бу гаҗәпләндерсә, икенчедән куандырды. Моның сере гади – биредә үз эшенең остасы Раушания Рәфис кызы Гомәрова кабул итә.

Медицина хезмәткәре булырга ул кечкенә чактан ук хыяллана. Бу һөнәрне сайлауда әти-әни­сенең дә ярдәме зур була, чөнки әнисе табиб-бактериолог булып эшләгән булса, әтисе шифалы үләннәр җыю белән шөгыль­ләнә. Йортларында медицина һәм дару үләннәре турында китаплар да күп була. Башкорт дәүләт медицина университеты студенты булып киткәч, кыз фәнни конференцияләрдә актив катнашып, беренче урыннар яулый. 1998 елда югары уку йортын тәмамлап, Кырмыскалы авылындагы район үзәк дәваха­нәсенә эшкә кайта.
- Элек мәктәпләрдә стомататология кабинетлары бар иде. Анда табиблар дәвалап һәм профилактика үткәреп кенә калмады, тешләрнең һәм уртларның сәламәтлеге турында лекцияләр дә укыды. Бу ата-аналар өчен дә уңайлы, чөнки аларга балаларын поликлиникага йөртергә ки­рәкмәде. Бу тәҗрибәне янә тергезергә яки күчмә стоматология кабинетлары булдырырга кирәктер, дип уйлыйм. – ди Раушания Рәфис кызы.
Раушания Гомәрованы дәва­ланучылары ярата һәм хөрмәт итә. Балалар консультациясендә ул 1 айлык сабыйларны да кабул итә - авыз куышлыгын, лайлалы тышчасын тикшерә, авыруларны ачыклый. Аның сүзләре буенча, соңгы вакытта яшь ата-аналарга төрле стоматология проблемалары белән очрашырга туры килә. Патологияне иртә ачыклау өчен ата-аналар балаларын теш табибына еш күрсәтеп торырга тиеш.
- Бәләкәй пациентлар табибларга, бигрәк тә теш дәвалатырга барганда, медицина хезмәткәр­ләренең үзләре белән йомшак сөйләшүләрен, игътибарлы булуларын таләп итә. Шулай ук ба­лаларга “курыкма”, “авыртмый” дип әйтергә ярамый. Бу сүз­­ләр­дән соң алар хәзер авырта башлаячак, дип куркып кала. Шуның өчен дә бала тәү тапкыр миңа килә икән, мин аларга үземнең дустым кебек эндәшәм. Үземнең һәм нәрсә эшләячә­гемне аң­латам, приборларны күрсәтәм. Син миңа ярдәм ит, димен. Ул вакытта сабыйда миңа ярдәм итәргә теләк барлыкка килә, - ди белгеч. – Кайбер ата-аналар балаларының тешләренә көмеш йөгерттерергә алып килә. Көмеш нитраты кулланып, зарарланган сөт тешләрен эшкәр­тәбез. Алар инфекциянең арытабан үсешен тоткарлый һәм төп тешләр чыкканчы сөт тешләрен сакларга булышлык итә. Ләкин ул кариес башланган этапта гына нәтиҗә бирә.
Раушания Рәфис кызы дини кеше: намаз укый, Коръән өй­рәнә, ураза тота. Дин аңа тирә-як белән тулы гармониядә яшәргә ярдәм итә, изгелек эшләргә, һәрвакыт кеше булып калырга, үзен камилләштерергә әйди. Шәхес буларак һәр баланы ярату һәм хөрмәт итү - эшендәге төп сыйфатлар, дип саный. Өч бала үстерә. Әлбәттә, стоматолог буларак, аларның тешләренең сәламәтле­ген ул даими тикшереп тора. Башка ата-аналар да моңа игътибар бирергә тиеш. Эчке орган­нарның эшчәнлеге тешләр­нең сәламәтлегенә бәйле. 10-12 айлык сабыйның авыз куышлыгын теш пастасы файдаланмыйча, щетка белән әледән-әле чистартырга кирәк, дип исәпли.
- Белүемчә, кайбер ата-аналар үзләре дә теш чистартырга яратмый. Ә тешне, бигрәк тә, брекет яки пластина йөретүчеләргә көненә 2-3 тапкыр чистарту мөһим, - дип сүзен дәвам итә Рау­шания Рәфис кызы. - Кариес бүген иң киң таралган проблема булып тора. Бәлки, бу хроник авыруларның, рационда шикәрле ризыкларның артуы, кешеләрнең стресска дучар булуы белән бәйледер. Стоматолог тешләрне генә түгел, гомумән, сәламәт­лекне сакларга, дөрес тукланырга, физик күнекмәләр ясарга һәм көн режимын сакларга киңәш итә.
Раушания Рәфис кызының һөнәре турында шундый мавыгып һәм кызыксынып сөйләве аның үз эшенең остасы булуы турында сөйли.
Милена Фәйзуллина.
Автор фотосы.
Читайте нас: