Сергей Петрович тумышы белән Михайловка авылыннан. 1981 елда Совет Армиясе сафларына алына һәм Әфганстанның Кундуз шәһәрендә урнашкан 149нчы полкка эләгә. Яхшы хезмәте өчен аны взвод командиры урынбасары итеп тәгаенләп куялар.
- Хезмәт иткән чорда без күргәннәр: снаряд-бомбалар шартлавы, кан исе, исәпсез-хисапсыз кеше мәетләре - болар барысы да бүгенгедәй күз алдымда. Әлеге күренеш күңелләрне кузгата, йөрәкләргә үтеп керә. Хезмәттәшләрем белән заданиеләргә барганда коры ризык түгел, ә сугыш кирәк-яраклары белән коралланабыз. Дошманнар качып яткан мәгәрәләрне басып алганда, анда сугыш кораллары яшеренгән складларга тап була идек. Кайбер авылларда буйволлар җигеп җир сөрәләр. Бу безнең өчен бигрәк читен тоелды.
Республикада яшәгән, шулай ук Белоруссиядәге хезмәттәшләребез белән аралашып торабыз, бер-беребезне бәйрәмнәр белән котлыйбыз. Ел саен Җиңү паркында очрашып, хезмәт чорын, туган якларына кайтырга насыйп булмаган иптәшләребезне искә алабыз, – ди әңгәмәдәшчем.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, яхшы техника һәм корал белән тәүлек буена ике тау арасында мең ярымнан артык дошманны тоткарлап торган һәм күрсәткән батырлыгы өчен Сергей Кузьмин медаль белән бүләкләнә. Ә туган ягына әйләнеп кайткач, водительгә укып чыга һәм биш ел УПАГАТ-1 оешмасында эшли. 1989 елда өйләнә һәм бүгенге көнгә кадәр Кырмыскалы линия-производство идарәлегендә эшләп йөри. Тормыш иптәше Вера Петровна белән Аня һәм Нина исемле кызлар үстергәннәр.
- Ватанны саклау - ир-егетнең изге бурычы. Әмма Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде, - ди әңгәмәдәшчем, авыр хатирәләргә бирелеп.