Кичәне әзерләп алып баручы район китапханәсенең баш китапханәчесе А.Р.Килмөхәммәтова чараны ачып, татар һәм башкорт халкының күренекле шагыйренең тормыш һәм иҗат юлына байкау ясады.
- Хәбибнаҗар Нәҗметдин улы Нәҗметдинов 1918 елның 5 февралендә Дүртөйле районының Миңеште авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Уфага юллана. 1941 елда фронтка китә, 1946 елда гына кайтып, К.А.Тимерязев исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлый. “Совет Башкортстаны” гәзите, “Әдәби Башкортстан” журналы редакцияләрендә эшли. 3 елдан соң Башкорт академия драма театрының директоры итеп тәгаенләнә, ахырда кире журналистикага кайта – “Һәнәк” журналының мөхәррире була. 1962 елдан – 1969 елга кадәр Башкортстан Язучылар берлеге белән җитәкчелек итә.
Назар Нәҗминең кабатланмас иҗаты татар һәм башкорт милли әдәбиятын үстерүгә, аны бөтен илгә танытуда зур роль уйный. Чагу иҗаты туган телен, милли мәдәниятен һәм илаһи шигъриятен сөйгән беркемне дә битараф калдырмый. Чарада катнашучылар да аның иҗатына гашыйк булуларын яшерә алмадылар.
Мәгариф ветераны Ә.Ш.Мөфтәхетдинова исә Назар Нәҗминең якташы, ул да тумышы белән Дүртөйле районыннан, булуы белән горурлануын әйтте.
- Якташымның иҗатына гашыйк кешемен. Ходай Тәгалә Назар Нәҗмигә шагыйрьлек талантыннан тыш, башка сәләтләрне дә мул биргән: ул менәмен дигән драматург, дистәгә якын драма һәм комедия авторы, үзенә генә хас матур тавышлы шәп җырчы, өстәвенә, үзәкләрне өзеп, күңелнең иң нечкә кылларына чиртә торган оста гармунчы иде. Аның бихисап әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителгән, - дип Әлфия Шәрәфи кызы рус телендәге берничә шигырен укып ишеттерде һәм “Уфа юкәләре” җырын башкарып, залда утыручыларны яшьлекләренә алып кайтты.
Сәкинә Габдерәшит кызы Садретдинова исә Дүртөйле килене булуы, еш кына шагыйрьнең туган авылы яныннан үтеп йөрүләре турында бәян итте. “Таулар җыры”н башкарып, авторның җиргә, илгә, кешеләргә, табигатькә гашыйк җан булуына янә бер тапкыр инанырга мөмкинлек бирде.
Халык арасында популяр җырлар авторы буларак, бу һәм “Уфа юкәләре”, “Мине юллар чакыра”, “Юкка түгел, юкка түгелдер”, “Кышкы романс” кебек җырлары татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергән. Шунысы куанычлы, алар бүген дә популярлыгын югалтмый – Н.Нәҗми сүзләренә язылган җырлар төрле чараларда, мәҗлесләрдә яратып җырлана. Мәгариф ветераны Галимә Тимергазина башкаруындагы “Кышкы романс” җырын җыелучылар аеруча хисләнеп тыңлады һәм үзләре дә кушылып китте. Шулай ук җыелучылар үзләренең иҗат җимешләре, уй-фикерләре белән дә уртаклашты. Урамнарга Назар Нәҗми исеме бирелүе, туган ягында йорт-музее ачылуы, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Назар Нәҗми исемендәге премия булдырылуы, мәктәпләрдә, уку йортларында, китапханәләрдә шагыйрь иҗаты эзлекле өйрәнелүе, очрашулар, шигърият кичәләре, шигырьләрен сәнгатьле уку буенча бәйгеләр үткәрелүенә шатлануларын белдерделәр.
Мондый чаралар оештырылып торганда Назар Нәҗми исемле бөек шагыйрен туган халкы онытмас, аның җырлары яратып җырланыр, шигырьләре тагы да күбрәк күңелләрне яулар, дип ышанасы килә. Ә ул безгә, чынлап та, беркайчан да югалмый торган бай әдәби мирас калдырып китте.