Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
7 март 2018, 12:55

Йөзе нурлы, куллары алтын аның

З.М.Иштуганова мәктәптә укыганда ук медицина хезмәткәре булырга хыяллана.

- Минем әти-әнием, апа һәм абыйларым да - табиблар, мин шул мохиттә туып-үстем. Аларның хезмәт­ләрен яратып башкарулары миндә бу һөнәргә омтылыш уяткандыр. Бүген мин үземне бу җаваплы эштән башка күз алдына да китерә алмыйм, - ди Зөлфирә Мидхәт кызы.
Башкорт дәүләт медицина универ­ситетының медицина колледжын тәмамлаган кыз 1997 елда Уфа шәһә­ренең 3нче санлы стоматология поликлиникасында үзенең хезмәт эшчән­леген башлап җибәрә. Ә 2001 елда Кырмыскалы район үзәге дәваханәсенә эшкә кайта һәм бүгенге көнгәчә балалар консультациясендә хезмәт сала.
Балалар стоматологларына таләпләр аеруча зур, чөнки биредә белемнән башка балалар белән уртак тел табу өчен психолог та булырга кирәк. Бу аеруча мөһим. Стоматологка тәүге баруда ук бала дулкынлану сизмәсә, килә­чәктә ул тешләрен дәваларга табибка тыныч күңел белән барачак.
Әңгәмәдәшчем әйтүенчә, бәләкәй пациентларга әзрәк авыртыр, түзеп утырырга тырыш, дип дөресен әйтергә кирәк. Бала дәвалау барышын сизмәсен өчен аңа мультфильм яки әкият сөйләргә дә мөмкин. Психо­те­рапиядә хәтта “әкият терапиясе” дигән заманча һәм махсус термин да бар. Бу вакытта бала авыртуны тоймаячак һәм аңарда курку хисе югалачак. Моның өчен кичләрен Зөлфирә Мидхәт кызы бүгенге көндә балалар өчен кызыклы булган мультипликацион фильмнар карый. Шуңа да поликлиникадан балаларның күтәренке кәеф белән елмаеп чыгуы гаҗәп түгел.
Моңардан тыш, Зөлфирә Мидхәт кызы оста белгеч кенә түгел, яраткан тормыш иптәше һәм ике улына хәстәрлекле әни дә. Өлкән улы Артурга да бу һөнәргә карата сөю тәрбияли алган – ул Башкорт дәүләт медицина университетында укый, әнисе кебек табиб булырга хыяллана.
Стоматология кабинетында булырга туры килгән һәр кеше бу мөлаем һәм ачык йөзле хатын белән очрашканы бардыр. Ул аларның һәрберсе белән ипле сөйләшә, дәвалый, киңәшләрен бирә. Аңа карап: “Сезнең кебек кеше­ләр күбрәк булсын иде!” – дип әйтәсе килә.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: