2016 елда гәзит битләрендә без Ефремкино авыл Советының Никифоровка авылы кешесе – Бөек Ватан сугышы елларында хәрби бурычын үтәгәндә экипаж белән бергә һәлак булган Щ-304 су асты көймәсе командиры Я.П.Афанасьев турында сөйләгән идек инде. Баксаң, ул су асты корабле командиры булган бердәнбер якташыбыз түгел. Әйткәндәй, Наил Сәйфелгалим улының сүзләре буенча, Русиянең су асты флоты тарихында Башкортстаннан чыккан су асты флоты командирлары бармак белән генә санарлык. Алар арасында якташыбыз - Прибельский авылыннан А.Н.Феоктистов та бар.
Әлбәттә, Александр Николаевичның үзен күреп сөйләшәсе килгән иде. Ләкин флот ветераны, отставкадагы беренче ранг капитаны туган авылыннан еракта – Курск өлкәсендә яши. Шуңа күрә авыл читендәге зур булмаган йортта яшәгән әтисе белән сөйләшергә туры килде.
- Саша - тормыш иптәшем Валентина Ивановна белән дөньяга китергән балаларыбызның иң өлкәне. Ул Архангель районының Инҗәр елгасы буенча урнашкан Яковлевка авылында үсте. Бәлки, шуңа да аңа моряк булырга насыйп иткәндер, - ди Николай Алексеевич.
Ныклы рухлы һәм максатка омтылган гади авыл малае Казан Суворов училищесын «отлично»га тәмамлый, соңыннан Бакин югары хәрби-диңгез училищесында белем ала.
Александр Феоктистовның хезмәте Төньяк флотта үтә. Биредә ул 15 ел дәвамында дизельле су асты көймәсе командиры була, соңыннан шул ук флотның Генераль штабына җитәкчелек итә. Отставкадагы тәҗрибәле офицер Курс өлкәсендәге Гадәттән тыш хәлләр идарәлеге җитәкчесе булып эшли.
Александр Николаевичның ике улының да язмышы хөрмәткә лаек. Өлкәне Алексей әтисе юлыннан китеп, Ленинград югары хәрби-диңгез училищесын тәмамлый. Картәтисенең сүзләре буенча, бүгенге көндә ул полковник званиесендә Севастопольдәге Кара диңгез флотында спецназчылар әзерләү буенча бүлекчәдә хезмәт итә.
Кечесе Евгений шулай ук хәрби хезмәткәр – ул Русия Федерациясе Президенты Федераль сак хезмәте подполковнигы.
- Минем улларым көчле һәм көр күңелле , - ди Николай Алексеевич, зур горурлык хисе белән, гаилә архивындагы фоторәсемнәрне актарып.