Үзән
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
16 март 2018, 11:53

Урау юллар аша

Н.С.Равилов белән без район гәзитендә элекке диңгез офицеры, Мәхмүт Хисаметдинов турында мәкалә басылып чыкканнан соң ныклы аралаша башладык. “Диңгез җыелышы” республика җәмәгать оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе буларак, Наил Сәйфелгалим улы шул язманың герое белән танышып, гадәти булмаган язмышы турында күбрәк белергә теләде. Вакыт үтү белән ике моряк дуслашып китте, чөнки аларның икесенең дә язмышы туган җир белән бәйле.

Бала чакта алган чыныгу
Якыннарын ихлас ярату, хөрмәт итү, дусларына тугрылык саклау кебек сыйфатлар аңа районның хозур табигать кочагында урнашкан туган авылы Сарт-Наурузны уратып алган табигатьтән киләдер. Ул 1953 елда фронтовик Сәйфелгалим һәм Зәйнәп Равиловлар гаиләсендә дөнь­яга килә. Аның балачагы бәхетле булды, дип әйтеп булмый. Чөнки аңа сугыштан соңгы хәерчелек, җимереклек­ләрне кичерергә туры килә.
- Без салам башлы бәләкәй генә йортта яшәдек. Коеп яңгыр яуганда түбәдән су үтеп, идәнгә тамып тора иде. Нәнәем анда тач утырта, ә минем өстемә калын юр­ган ябып куя иде, - ди Наил, үткәннәрне искә төшереп.
10 яшендә үк Бельский басуларында печән җыйган, утын әзерләгән, 5нче сыйныфта укыганда яңа төзелгән йортта түбә япкан, идән җәйгән, ишек куйган, нәнәсе белән икәүләшеп мунча бурасын күтәр­гән, яшьтәш малайлар белән кемузардан Агыйдел елгасын йөзеп чыккан чаклар аның хәтерендә ныклы уелып калган. Прибельский урта мәктәбен уңышлы тәмамлый, спорт белән шөгыльләнә, алдынгы урыннар яулый, дипломнар белән бүләкләнә. Шунысы куанычлы, армия хезмәтенә алынганчы ук ул чаңгы буенча спорт мастерына кандидат нормативын үти. Мәктәп елларын искә алып, ул фотога төшерү серләренә төшендергән география укытучысы Наил Абсаттаров, хезмәт һәм физкультура укытучысы Вәкил Гыйрфатов, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәкия Маликова, тарих укытучысы Солтан Ижбулдинны җылы хисләр белән искә ала.
Диңгез шавы астында…
Мәктәптә укыганда ук Наил хәрби училищега укырга керергә хыяллана, ләкин физик яктан сәламәтлеге яхшы булса да, медицина комиссиясен үтә алмый. Ә 1971 елда армия хезмәтенә чакыру килә һәм аны Хәрби-диңгез флотына билгелиләр. Хезмәте аның Североморск шәһәрендә “Бештау” авария-коткару кораб­лендә команда старшинасы вазыйфасында үтә. Алар диңгездә генә түгел, Саид портына, Александрия, Мисыр һәм башка илләргә дә походларга чыга.
Бер елдан соң аңа Атлантик океанда К-19 атомлы су асты крейсерындагы фаҗига шаһиты булырга һәм коткару эш­ләрендә катнашырга да туры килә. Коткару операциясен уңышлы башкарганнары өчен корабль экипажының күп кенә әгъза­ларына, шул исәптән 1нче статья старшинасы Н.Равиловка дәүләт наградалары тапшырыла. СССР­ның хәрби-диңгез флоты баш командую­щиеның беренче урынбасары адмирал Касатонов аңа кыска вакытлы ял бирә һәм Оборона министры Мактау грамота­сы тапшыра. Соңрак Төньяк флот командующие адмирал Лобов Наил Сәйфел­га­лим улын “Хәрби-диңгез фло­тының ава­рия-коткару хезмәтенә 50 ел” һәм “Ерак поход өчен” билгеләре белән бүләк­ли.
- Флотта хезмәтитү язмышымда тирән эз калдырды, - ди әңгәмә­дәшчем. – Ул әхла­кый һәм психик яктан мине чыныктырды, тормыш рәвешемне үзгәртте. Дүрт ел хезмәт итү дәверендә мин дуслыкның, һәр мизгелнең кадерен белергә өйрәндем.
Байтак еллар үтсә дә, запас­тагы мичманның диңгезгә булган сөюе бер дә кимеми. Рес­пуб­ли­каның хәрби-диңгез фло­тының элекке матрослары һәм офицерларын берләштергән “Диңгез җыелышы”ндагы актив эшчән­леге бу турыда ачык сөйли.
“Хыянәтне генә
кичерә алмыйм”
Армия хезмәтеннән соң хезмәт эшчән­леген Карлыман шикәр заводында слесарь вазыйфасында башлап, оештыру сәләте аркасында ул тәүдә мастер, соңыннан смена инженерына кадәр күтә­релә. Төп эше белән беррәттән, җәмгыять эшен дә алып бара. Заводның ул җитәкчелек иткән комсомол оешмасы спортта да, үзешчән сәнгатьтә дә районда алдынгылардан санала. Комсорг берничә тапкыр ВЛКСМның район, өлкә һәм Үзәк комитеты тарафыннан Мактау грамоталары белән бү­ләкләнә.
1991 елда Равиловны завод­ның торак-коммуналь бүлеге начальнигы итеп тәгаенлиләр. Бу мөһим участокның эшчәнлеген яхшырту өчен барлык белемен һәм сәләтен файдалана. Соңын­нан тәҗрибәле һәм инициативалы оештыручыны район җи­тәк­челеге Прибельский торак-коммуналь хуҗалыгының производство идарәлеге директоры вазыйфасына тәкъдим итә. Коллектив җитәкчесе пред­прия­тиенең эшчән­леген нәтиҗәле итү, авылда һәм районда экологик хәлне яхшырту өчен байтак новаторлык идеяләр кертә. “Русия торак-коммуналь хуҗа­лыгының почетлы хезмәткәре” билгесенә лаек була. Шул чор эчендә ул хезмәткәрләрнең торак мәсьә­ләләрен хәл итүдә актив катнаша. Район Советы депутаты итеп сайлап, якташлары аңа зур ышаныч күрсәтә һәм ялгышмый.
- Мин үземә дә, кул астында эшләү­челәргә һәрвакыт та­ләп­чән булдым, - ди әңгәмә­дәшчем. – Кешеләрдә, тәү чиратта, тәр­тип, кешелеклелек, кичерә белү кебек сыйфатларны хөрмәт итәм. Шул ук вакытта иптәшләремнең хыянәтен генә кичерә алмыйм.
Кунакларга без бик шат
Тормыш көтү - басу аша чыгу түгел, диләр. Равиловны язмышы төрлечә сыный. Гөрләтеп дөнья көтәр чагында явыз чир аңа бик күп борчылулар алып килә, га­дә­ти тормышына үзгәрешләр кертә. Әгәр туганнарының, якын­­нарының һәм дусларының ярдәмен тоймаса, алар килә­чәк­кә өмет уятмаган булса, ул үзенең чираттагы 65 яшьлек юбилеен каршы алыр иде микән? Әлбәт­тә, барыннан элек ул 40 елдан ар­тык гомер иткән тормыш ип­--тәше Әнисә Хөрмәтулла кызына рәхмәтле. Хаклы ялга чыкканчы ул Прибельский урта мәк­тәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Балалары да әти-әниләренә охшап, максатка омтылучан һәм эшсөяр. Өлкән кызлары Гөлнара Башкорт аграр һәм Авиация университетларын кызыл дипломга тәмам­лый. На­илә табиб һөнәрен сайлый, ә Алия - юрист. Кече уллары Владислав мәктәпне тәмамла­ганнан соң бу көннәрдә Хәрби-диңгез фло­тында хезмәт итә. Хәстәр­лек­­ле картәти һәм нәнәй Тәл­гать, Таһир, Рамазан, Мөхәм­мәт, Теймураз исемле оныклары һәм Җәннәт исемле оныкаларына куанып бетә алмыйлар.
…Равиловларның иркен йортында изгелек һәм җылылык хакимлек итә, биредә киңәш би­рергә һәм ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзерләр. Кунакларны ачык йөз белән каршы алалар, ә алар бу йорттан өзелми. Наил Сәйфелгалим улы җәмәгать эшендә дә актив катнаша – авыл активистлары белән бергә сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалган фронтовик­ларның исемлеген тергезү, туган якны өйрәнү эшен алып бара, авылларны төзекләндерү мәсьә­лә­сен кулдан килгәнчә хәл итә, “Диңгез җы­елышы” чараларында катнаша. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, аның белән аралашкан һәр кеше аның актив тормыш алып баруын, туган ягын ихлас ярат­кан, тәртипле һәм изге кү­ңел­ле булуын белә.
Тәлгать Мөхәммәтҗанов.
Читайте нас: