Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
30 март 2018, 11:39

Көн дә, төн дә алар хезмәттә

28 мартта полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәм – Дежур частьлар төзелгән көнне билгеләп үттеләр. Агымдагы ел Русия Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләренә 100 ел тулу белән дә истәлекле.

Дежур часте хезмәткәр­ләренең эшчәнлеге җаваплы һәм әһәмиятле, чөнки кеше­ләрнең сәламәтлеге һәм гомере аларның һөнәри осталыгына һәм тиз эш итүләренә бәйле. Шуңа да дежур часте тәүлек әйләнәсе эшли, өстәвенә, аларның хезмәте авыр һәм үтә җаваплы да.
Бүген Русия Эчке эшләр министр­лыгының Кырмыскалы районы буенча дежур часте бүлекчәсендә 9 хезмәткәр эшли. Полиция майорлары Д.Н.Горшенин һәм Р.Х.Кәримов, полиция капитаны И.Р.Кормашев, поли­циянең өлкән лейтенантлары Э.Р.Йо­сыпов һәм А.Ш.Юл­дашева, полиция старшинасы Р.Г.Мусин, полиция сержантлары Р.Р.Хаҗиәхмәтов, А.Ф.Морзабаев, Р.Р.Гаделшин – алар исәбендә. Юкка гына: “Дежур часте – по­лиция­нең йөзе”, - дип әйт­ми­ләр. Би­редә, чынлап та, үз эш­ләренең осталары гына түгел, кешелекле, намуслы, түземле һәм чыдам кешеләр эшли. Ки­лә­чәктә дә аларга хезмәт­ләрендә уңышлар юлдаш булсын.
Елена Әсәнова, шәхси состав белән эшләү буенча төркем җитәкчесе, эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты.
Читайте нас: