Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
6 апрель 2018, 11:35

Изге йолаларга тугрылык

Ел саен 6 апрельдә илебездә Русия Федерациясе эчке эшләр органнарының тикшерү аппараты хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Җинаятьләрне ачыклауда күп кенә хезмәтләрнең эшен координацияләгән аппаратының төп бурычы - һәрвакыт закончалыкны үтәү һәм җинаять эшләрен тикшерүне сыйфатлы итеп алып бару. Шул ук вакытта җинаятьләрнең күпчелеген ачу тикшерү аппараты өстендә.
Эчке эшләр органнары тәфтишчеләре тормыш эшчәнлегенең төрле категория һәм өлкәләренә кагылышлы җинаять эшләрен тикшерә. Бу уңайдан Русия Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлекчәсендә 6 хезмәткәр эшли. 2015 елдан башлап бүлекчәгә юстиция подполковнигы Андрей Алексеевич Гаврилов җитәкчелек итә. Юстиция капитаны А.Ю.Дударев 10 елдан артык бүлекчәдә хезмәт сала һәм шул вакыт эчендә үзен бурычларына һәрвакыт намуслы караган җаваплы хезмәткәр буларак күрсәтте. Сер түгел, тәфтишчеләрнең күбесен хатын-кызлар тәшкил итә. Алар – юстиция майоры Р.Р.Акбашева, юстиция капитаны И.И.Вилданова, Р.Ф.Фәхретдинова, Г.Р. Коростель. Тәҗрибәдән күренүенчә, хатын-кызлар катлаулы эшләрне зур түземлелек белән сыйфатлы итеп башкара.
Бәйрәм алдыннан хезмәттәшләремне, тикшерү органнарына нигез салынган көннән башлап эшләгән һәм бүген яшь хезмәт­кәрләрнең нәсыйхәтчесе булган ветераннарны һөнәри бәйрәм белән котлап, ныклы сәла­мәтлек, эшләрендә уңышлар телим.
Елена Әсәнова, шәхси состав белән эшләү буенча төркем җитәкчесе, эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты.
Читайте нас: