Рөстәм Наил улы 1969 елның май аенда Прибельский авылында туган. Сахай урта мәктәбендә укыган, фәннәр буенча район олимпиадаларында катнашып, беренче урыннар яулаган. Мәктәптә укыганда ук ул хәрби очучы булырга тели һәм башка малайлар кебек, сугыш һәм самолетлар турында фильмнар карарга ярата. Хыялын тормышка ашыру максатында Уфа югары хәрби авиация училищесына укырга керә. Укуы җиңел булмый, әлбәттә, ләкин укуга теләге һәм очучы булу хыялы көчлерәк булып чыга.
- Оча башлауны мин зур түземсезлек белән көтеп алдым. Һәм, ниһаять, ул көн килеп җитте: җай гына идарә итеп, Ми-8 вертолеты белән җирдән күтәрелдем һәм машинаның мине тыңлавын сиздем. Ләкин техниканы үзеңә буйсындыру өчен байтак тир түгәргә туры килде. Тәү башлап очкан көннән байтак еллар үтеп китте. Ләкин аның һәр минуты истә ныклы уелып калды. “Тәүге очу беркайчан да онытылмый” дип юкка гына әйтмиләрдер, - ди Рөстәм Наил улы.
Һава судносына идарә итү – җаваплы эш. Һавага күтәрелү алдыннан ныклап әзерләнергә кирәк, бурычны үтәү, урындагы рельефны, метеошартларны, вакытны, очу массасын, ягулык запасын да белү шарт. Бу һөнәр ияләре боларның барсын да күз уңында тота. Шул ук вакытта алар ырымнарга ышанучан: очу алдыннан беркайчан да кырынмыйлар, фотога төшмиләр, шулай ук 13 санлы вертолет яки самолетка утырмыйлар.
Рөстәм Наил улы Балтыйк буе, Сахалин, Пенза һәм Самара өлкәләре кебек төрле төбәкләрнең хәрби һава көчләрендә төрле вазыйфаларда хезмәт итә. Таҗикстанда авиачасть командиры вазыйфасын үти. Аңа Таҗикстан-Әфган чикләрендә тактик төркемнәрне саклау буенча катлаулы очышлар башкарырга, яралылар һәм авыруларны эвакуацияләүдә катнашырга туры килә. Катлаулы шартларда биек таулар, тирән тарлавыклар аша барганда югары температура һәм тыгыз һава өстәмә авырлыклар тудыра. Шулай булуга карамастан, экипаж үзләрен куркыныч астына куеп, байтак кешеләрнең гомерен коткара.
2010 елдан башлап Рөстәм Наил улы БР Эчке эшләр министрлыгының авиация отряды (хәзер ул Росгвардия дип атала) командиры булып тора. Аның төп бурычы – җәмәгать тәртибен саклау, җинаятьчелеккә һәм терроризмга каршы көрәш буенча чаралар үткәргәндә төрле бүлекчәләрнең эшчәнлеген тәэмин итү.
- Авырлыклар һәрвакыт булган, ләкин авиаотряд барлыкка килгән чорда тагы да катлаулырак иде. Структура яңа, шуңа да башка бүлекчәләр белән эшне көйләргә, яңа авиатехниканы үзләштерергә, очучылар һәм инженерлардан шәхси состав төзергә һәм әзерләргә, матди-техник база булдырырга да кирәк иде, - ди очучы.
Авыр эш көненнән соң Рөстәм Наил улын йортында 24 елдан артык бер-берсен аңлап яшәүче сөекле тормыш иптәше Альбина Миңнулла кызы көтә. Алар мәктәптә укыганда ук танышалар. Берсеннән-берсе сылу ике кыз үстергәннәр. Агымдагы ел алар өчен аеруча истәлекле: Рената 11нче сыйныфты тәмамласа, Лилия кияүгә чыгачак.
- Әлегә без шәһәрдә яшибез, ләкин ирем пенсиягә чыгу белән авылга кайтып яшәү турында хыяллана. Тормышыбызның күп өлеше чит якларда үтте, шуда да туган йортның кадере аеруча сизелә, - ди Альбина Миңнулла кызы.
Бүгенге көндә Котлыяров полиция полковнигы званиесенә һәм югары “Очучы-снайпер” квалификациясенә ия. Хезмәт юлында аңа Ми-8Т, Ми-8МТ, Ми-24П, Ми8 и Ка-226 төрендәге вертолетларда очарга туры килә. 3500 сәгатьтән артык вакытын ул һавада үткәргән. Ул ведомствоның “Намуслы хезмәте өчен” һәм “Хәрби бердәмлек өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Фото гаилә архивыннан алынды.