Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
20 апрель 2018, 11:29

Хәстәрлекләр зур гаиләдәге кебек

Урындагы үзидарә турындагы закон тарафыннан авыл биләмәсе хакимиятенә йөкләтелгән бурычларның исәбе-саны юк. Башкача булырга мөмкин дә түгел, чөнки муниципалитетны зур гаилә белән чагыштырырга була. Димәк, аларның иңендә “гаилә”дәге барлык проблемаларны хәл итү, мәдәни йолаларны саклау, бәйрәмнәр оештыру кебек бик күп мәшәкатьләр ята. Шулар белән безне Кырмыскалы авыл Советы авыл билмәсе башлыгы А.Ә.Ходайдатов таныштырып үтте.

- Айрат Әсхәт улы, авыл биләмәсе хакимиятенең мөһим бурычларының берсе – бюджет туплау. Бу юнәлештә эшләр ничек бара?

- Бюджет туплау – муниципалитет вәкаләтләрен тормышка ашыру чик­ләрендә мөһим һәм катлаулы мәсьәлә. 2017 елда килемнәр буенча финанс программаның үтәлеше 94 миллион сум тәшкил итте. Республика һәм район бюджетыннан килгән акча күләме 78 миллион сумнан артып китте. Салымның вакытында түләнмәгән өлеше якынча миллион сум.

Килем өлешен арттыру һәм бурыч­ларны киметү максатында күрсәткеч­ләрне үтәү буенча чаралар комплексы үткәрәбез, ягъни бурычлылар белән эш алып барабыз. Шулай ук авыл Советына мөрәҗәгать итүче халыкның салымнар буенча бурычлары тикшерелә, авыл биләмәсе бюджетына акча җыю буенча комиссия төзелде.

- Авыл биләмәсе халык саны буенча иң эресе. Димәк, башка биләмәләргә караганда, хәл итәсе проблемалар да күбрәк.

- Әйе, аның составына 11 меңгә якын кеше яшәгән 7 авыл керә. Авыл билә­мәсен социаль-икътисадый яктан үстерү планында төзекләндерү, төзелеш алып бару, реконструкция үткәрү, юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту, суүт­кәргеч челтәрләре салу кебек бик күп проблемалар бар. Әлбәттә, аларның барсы да даими игътибар, иң мөһиме – план­лы финанслауны таләп итә.

Шулай, безнең эшчәнлекнең мөһим юнәлешләренең берсе – юлларны төзек­ләндерү. 2017 елда аларны ремонтлау өчен 30 миллион сумга якын акча бүленде. Район үзәк дәваханәсе артындагы көньяк-көнчыгыш һәм “Кырмыскалы” спорт-сәламәтләндерү комплексы артындагы көньяк-көнбатыш бистәләре урамнарына чуерташ җәелде.

Ел саен якынча 300 кешегә җир билә­мәләре бирелә, шул сәбәпле, урамнарга газ һәм су үткәрү мәсьәләләре килеп туа. “Кармаскалинсксельхозэнерго” җәмгыятенең көче белән электр тапшырулар линияләре төзү буенча эшләр алып барыла. Яңа көньяк-көнбатыш бистә­сен­дә генә 24 миллион сумлык эшләр башкарылды. Шулай ук яңа бис­тәләрне газ һәм су белән тәэмин итү буенча проект-смета документлары әзер­ләнә.

Торак төзү – урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең мөһим күр­сәткече. 2018 елның 1 гыйнварына авыл биләмәсендә 850дән артык торак йорт төзелде, 2017 елда гомум 7553 квадрат метрлы 71 торак йорт файдалануга тапшырылды.

- Айрат Әсхәт улы, урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу турында кыскача сөйләп үтсәгез иде.

- Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу аркасында бик күп эшләр башкарыла. 2016 елда Прог­раммада җиңүчеләр исәбенә кердек һәм Алексеевка авылының Шоссе урамындагы юлларны ремонтладык. Финанслау күләме 1,7 миллион сум тәшкил итте. Уз­­ган елда шулай ук Кырмыскалыдан Кар­­лыман авылына су үткәрдек. Прог­рам­мада катнашкан иганәчеләргә һәм бу авылларда яшәү­челәргә рәхмәт белдерәсе килә. Алар активлык күр­сәт­мәсә, мондый эшләрне башкарып булмас иде.

Агымдагы елда шулай ук шәһәр округлары арасында Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу мөмкинлеге барлыкка килде. Шулай, Кырмыскалы авылының территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТОС) әгъзаларының җыелышында Рафиков урамында тротуар төзергә, дигән карарга килделәр. Бу аеруча четрекле мәсьәлә. Җәяүлеләр, шул исәптән мәктәп укучылары, тротуар булмау сәбәпле, машина юлыннан йөрергә мәҗбүр.

- Сез территориаль җәмәгать үзи­дарәсе дидегез. Аның эше нәрсәдән гый­барәт?

- Авыл биләмәсендә шундый 14 берләшмә төзелде. Алар килеп туган мәсьәләләрне уңай хәл итүдә ярдәм күрсәтә, халык үзе тәкъдимнәр кертә, гражданнар җыены үткәрелә. Шулай ук “Реаль эшләр” проекты чикләрендә авылларны төзекләндерү буенча эшләр актив тормышка ашырыла. Бу проект ярдәмендә 2016 елда 1,4 миллион сумлык су һәм канализация челтәре үткәрелде. Ә 2017 елда Яшьләр бульвары урамындагы балалар мәйданчыгы төзек­лән­дерелде. Проектның күләме 420 мең сум тәшкил итте.

- Яз – шимбә өмәләре чоры. Авылларны төзекләндерү буенча нинди эшләр башкарыла?

- Чүп-чар өемнәре, кызганычка каршы, күптән гадәти күренешкә әверелде. Автомобильчеләр контейнерлар янына барып җитмичә, чүп-чарларны машина тәрәзәләреннән генә ташлап китәләр. Авыл урамнарындагы юл буйларында көнкүреш калдыклары тутырылган капчыкларны да шулай ук еш очратырга була. Кайчакта тиешсез урынга ташлан­ган капчыклардан өемнәр барлыкка килә. Узган елда мондый закон бозучыларга карата 60тан артык протокол төзелде. Агымдагы елда бу уңайдан эш­ләр дәвам итәчәк.

2010 елдан башлап биләмәләрне яшелләндерү буенча чаралар үткәрү изге йолага әверелде. Оешма һәм предприятие коллективларының көче белән Кырмыскалы авылы читендә 40 меңнән артык агач утыртылды. Бүгенге көндә район үзә­генең көньяк-көнчыгыш өлешендә 100 гектарга якын мәйдан яшел­ләндерелде. Барлык бу эшләр Ф.Ф.Чың­гызов җитәк­челегендәге район хакимия­тенең ярдәме аркасында мөмкин булды.

Форсаттан файдаланып, барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәм белән котлыйм һәм җиңел булмаган эшләрендә уңышлар телим.

Ринат Шәйбәков язып алды.
Читайте нас: