Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
24 апрель 2018, 11:47

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан

Узган ял көннәрендә Кырмыскалы авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексында район хакимияте хезмәткәрләре арасында Урындагы үзидарә көненә багышланган спартакиада үткәрелде.

Алар комбинацияле эстафета, дартс, уктан ату, озынлыкка сикерү, аркан тарту кебек спорт төрләре буенча көчләрен сынадылар. Спартакиада нәтиҗәсендә, “Елмаю” командасына тиңнәр булмады, “Микс” командасы икенче урын яуласа, “Салават күпере” һәм “Оба-на” командалары өченче урынны бүлеште.
Руслан ХӘЕРТДИНОВ.
Читайте нас: