Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
27 апрель 2018, 11:34

Янгын сүндерүчеләр - тормыш сагында

Һөнәри бәйрәмнәре көнендә дә янгын хезмәте хезмәткәрләре ял итми, чөнки май бәйрәмнәре алдыннан халык күпләп табигать кочагына чыга, учак яга, бакчаларында чүп-чар яндыра...

Профилактик эшләр, тактик укулар, мәктәп­ләрдә хәвефсезлек дәресләре үткәрү, халык белән әңгә­мәләшү - янгыннарны кисәтү буенча башкарган төп эшләр. Районның янгынга каршы сак буенча вах­тада сменалап җитәкче составы белән 26 кешедән торган 4 каравыл тора. Шулай, без килгән көнне ка­равыл начальнигы Таһир Вәлиев җитәкче­ле­гендәге янгын сүндерүчеләр Кырмыскалы линия-производство идарәлеге һәм башка махсус хезмәтләр белән берлектә «заложниклар»ны коткару буенча үткәрелгән күнекмәдән кайтып киләләр иде.
Район хакимиятенең ярдәме белән авыл биләмәләренең үзләренең ирекле янгын дружиналары һәм техникасы бар. Алар да актив профилактик эшләр алып бара. Янгын чыккан очракта, алар тиешле урынга тәүгеләрдән булып барып җитә.
- Биредә кыюлар һәм батырлар гына хезмәт итә ала. Янгын сагында куркаклар, көчсезләргә урын юк. Форсаттан файдаланып, барлык хезмәт­тәшләремне һөнәри бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Барсына да ныклы сәламәтлек, уңышлар, түземлек һәм чыдамлык телим. Хәвефле хәлләр азрак булсын иде, - ди янгын часте начальнигы И.Ф.Хәмитов.
Марсель РӘШИТОВ.
Читайте нас: