Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Дата
4 Май 2018, 13:31

Көчле армия хәрби комиссариаттан башлана

Район хакимиятендә Башкортстан хәрби комиссариатының бер гасырлык юбилеен билгеләп үттеләр. Тантанада Кырмыскалы район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов, Архангель районы хакимияте башлыгы Александр Комзалов, Кырмыскалы һәм Архангель районнарының хәрби комиссариат хезмәткәрләре һәм ветераннары, урындагы үзидарә вәкилләре катнашты.

- Русия Федерациясе хәрби комиссариатлары тө­зелүгә 100 ел тулу уңаеннан сезне чын күңелдән котлыйм. Бу бәйрәм район халкы өчен дә әһәмиятле. Райондагы һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тыныч вакытта да аның чикләре сагында торганнар бар. Безнең көннәрдә дә һәр кеше хезмәт итүче улын, ирен һәм абый-энеләрен көтә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәрби комиссариат беренче көннән үк Эшче-крестьян Кызыл армиясе төзүдә мөһим өлеш керт­те, катлаулы шартларда хәр­би частьлар төзү, аларның исәбен алу һәм укыту, гаскәр­ләрне тәэмин итү буенча бурычларны хәл итте. Бүген 500дән артык кырмыскалылы төрле гаскәрләрдә, аларның күбесе контракт нигезендә хезмәт итә. Тугры хезмәтләре өчен Кырмыскалы һәм Архангель районнарындагы хәрби комиссариат хез­мәткәрләренә рәхмәт белде­рәм­, - диде үзенең чыгышында Фәнзил Фәез улы.
Шулай ук Фәнзил Фәез улы Кырмыскалы районының эзләнү отрядлары Бөек Ватан сугышы елларында хәрби хәрәкәтләр барган урыннарга барып, эзләнү эшләре алып баралар, дип билгеләде.
Кырмыскалы һәм Архангель районнары хәрби комис­сариатының шәхси составына районның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында планлаштыру бүлеге начальнигы ярдәмчеләре Земфира Кутушева, Сергей Симонов, социаль эш буенча хәрби комиссарның өлкән ярдәм­чесе Рима Мөлекова да бар.
Сәламләү сүзе белән запастагы полковник Вадим Шаһимәрдәнов чыгыш ясады.
Бөек Ватан сугышы елларында 12063 кеше фронтка киткән. Хәрби хезмәткә яшь­ләр әзерләнде һәм сафларны тулыландырды. 100дән артык кеше Әфганстанда үзләренең интернациональ бурычын үтәде, бу сугышта 14 кеше һә­лак булды, - диде Вадим Галимхан улы.
- Елдан-ел бурычлар һәм таләпләр арта. Район хаки­миятенең генә түгел, сезнең уңышлы эшләвегез ярдәмен­дә алдыбызга куелган бурычлар уңышлы үтәлә. Ике район да мобилизация җәелдерү базасын оештыру буенча үткәрелгән смотрда катнашты. Русия Федерациясенең 1461 хәрби комиссариаты арасында безнең хәрби комиссариат иң яхшылар исә­бендә.
Форсаттан файдаланып, Русия Федерациясе хәр­би комиссариатларына 100 ел тулу уңаеннан барыгызны да ихлас котлыйм, - диде үзенең чыгышында Кырмыскалы һәм Архангель районнының хәрби комиссары Ринат Нуретдин улы Гыймалов.
Башкортстан Республика­сының хәрби комиссары район хакимияте башлыгы Фән­зил Чыңгызовка “Русия Кораллы Көчләренә - 100 ел” медале тапшырды. Бу көнне шундый ук бүләкне Ринат Гыймалов кулыннан Архангель районы хакимият башлыгы Александр Комзалов та алды.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: