Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
4 Май 2018, 12:24

Җыр-биюләр бүләк булды

Йола буенча, 28 апрельдә район Мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган концерт-театр мизгелен ябу, шулай ук Халыкара бию көненә багышланган тамаша үткәрелде.

Тамашачылар үзләренең яраткан артистларын көчле алкышлар белән каршы алдылар һәм узган мизгелнең иң чагу мәлләрен тагы бер тапкыр искә төшереп, сокланып карап утырдылар. Программа кызыклы, чагу һәм бай эчтәлекле килеп чыкты. Концертны Артур Насыйров, Салават Әюпов, Ольга Исхакова алып барды.
Үзләренең чыгышлары белән үрнәкле “Йолдыз” халык биюләре ансамбле (җитәкчеләре Гөлназ һәм Эмиль Сөярголовлар), үрнәкле “Далан” хореография ансамбле (җитәкчеләре Альбина һәм Артур Юлыевлар), “Егетләр” һәм “Дәрт” вокал ансамбльләре (җитәкчеләре Салават Әюпов), Прибельский модельле мәдәният йортының “Фантазия” эстрада бию ансамбле (җитәкчеләре Гөлнара Мирясова), шулай ук Розалина Әюпова, Булат Хаҗиев, Венера Нигъмәтуллина, Камилла Иштуганова һәм бик күпләр үзләренең осталыклары белән тамашачыларны таң калдырды.
Сихон авыл мәдәният йортыннан Сольевлар гаиләсе башкарган гаилә флеш-мобы барсының дә күңеленә хуш килде. Берәүләре утырган урынында тыпырдаса, икенчеләре түзә алмыйча торып биюгә кушылды.
Шулай ук район Мәдәният сарае артистларының театрлаштырылган пос­тановкасы тамашачыларның кәефен тагы да күтәреп җибәрде. Алар бөтен дөньяга билгеле эстрада йолдызлары киемнәрен киеп, телевизион проектка пародия күрсәттеләр.
Бу чара чикләрендә тагы бер мөһим вакыйга – “Далан” үрнәкле хореография ансамбле әгъзалары Гөлназ Юлмө-хәммәтова, Алмаз Халитов, Фәнзил Ногманов, Виктория Балашова, Аделина Фәйзуллина һәм Алмаз Корманаевның чыгарылыш кичәсе дә үткәрелде. Киләчәктә дә аларга иҗади уңышлар һәм зур казанышлар телибез.
Мизгелне ябу тантанасының бер нәрсәсе дә юк сыман, ләкин узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясала һәм яңа идеяларга, яңа башлангычларга нигез салына.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: