Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
8 Май 2018, 11:20

Җиңү солдаты

Атҗитәр авылыннан С.М.Макаев Кызыл Армия сафларына 1941 елның 10 июлендә алына. Якташыбызның хезмәте 540нчы укчылар полкы һәм 228нче гвардия укучылар полкы составында укчы һәм артиллерист вазыйфаларында үтә.

1942 елның мартында Сталинград янындагы сугышта ул каты яралана – пуля аның уң аягын җәрәхәтли. Сентябрь аена кадәр ул госпитальдә дәвалана. Савыккач та үз теләге белән фронтка китә.
1945 елның гыйнварында Венгриянең Будо һәм Пешт шәһәрләре арасындагы күпер өчен каты алышта контузия ала. Туган ягына аңа 1945 елның октябрендә генә кайтырга насыйп була.
Сәгыйтьҗан Макаевның барлык хезмәт биографиясе урындагы хуҗалык белән бәйле - 45 елдан артык “Правда” колхозында тир түккән. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген фронтовик алты оныгы һәм өч турунына сөенеп бетә алмый.
Сәгыйтьҗан Магаҗан улы сугышның барлык авырлыкларын кичерә, ике тапкыр яралана, Берлинга кадәр барып җитә һәм йортына Җиңү яулап кайта.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: