Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
8 Май 2018, 11:23

Утлы еллар онытылмый

Еллар сизелми үтә. Илебездә булган вакыйгалар онытыла, ләкин 1941-1945 еллардагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышы йөрәктән һич җуелмый. Фаҗигале вакыйгаларда катнашкан шаһитлар сөйләмәсә, авыл, шәһәр, ил тарихын белеп булмас иде. Безнең районда да сугышта туган илебезне дошманнардан саклаган кешеләр яши. Шуларның берсе - Сахай авылыннан Сабирҗан Зиннәт улы Әсфәндияров узган елда үзенең 100 яшен билгеләп үтте. Шул дәвер эчендә аңа авыр сынаулар аша үтәргә туры килгән, ләкин ул сынмаган, сыгылмаган.

Ул 1917 елда гади эшчеләр гаиләсендә уникенче бала булып дөньяга килә. 7нче сыйныфны тәмамлаганнан соң аны “Якты күл” колхозына табель тутыручы итеп тәгаенлиләр. Тырыш һәм эшсөяр булганы өчен егетне барсы да хөрмәт итә.
1938 елда авылдашлары Сабирҗан Зиннәт улын Совет армиясе сафларына озата. Хезмәте аның Ерак Көнчыгышта үтә.
- Безне вагоннарга төяп алып кит­теләр, айдан артык Владивостокка, соңыннан пароход белән Хәсән шәһәренә бардык. Аннан безне Ханси хәрби шә­һәрчегенә озаттылар. Кытай чигендә 107нче артиллерия полкында хезмәт иттем. Миңа Наган кушаматлы ат бирделәр. Без аның белән бер дә аерылмадык: разведкага, укуга, хәтта Уссури елгасына су коенырга да бергә бара идек. Ләкин 1940 елның язында мине Хабаровск янындагы Волочаевка хәрби шәһәрчегенә 19нчы уку танк полкына күчерделәр. Курслардан соң, мин сержант званиесендә механик-водитель булып хезмәт иттем. Тәүге экипажымны - сержант Поволов һәм «башенник» Филипповны яхшы хәтерлим, - ди ветеран.
1941 елның көзендә запаска чыгуын, 3 ел хат аша гына аралашкан туганнары белән очрашуын Сабирҗан Зиннәт улы түземсезлек белән көтеп тора. Ләкин шул елның июнендә фашист Германиясе Советлар Союзына басып керә. Сугыш башланып дүрт ай үткәч, солдатларны товар вагоннарына төяп, Көнбатышка таба алып китәләр. 1 ноябрьдә алар Мәскәү белән Ленинград арасында урнашкан “Тихвин” станциясенә килеп төшә.
- Бертуктаусыз атыш һәм шартлау тавышлары ишетелеп торды. “Дошманнарны станциягә якын җибәрмәскә!”- дигән боерык бирелде. Безнең дивизия, танк­ларны яшереп, урман буенда торды. Сугыш бик куркыныч булды, немецлар безне һавадан бомбага тотты. Танклар җиме­релде, ләкин без кулларга корал тотып сугышудан туктамадык. Бу алыш вакытында бик күп кызылармиячеләр һәлак булды. Һавага көйгән ит исе таралды. Бу тәүге алыш әле булса күз алдымнан китми, - дип ачынып искә ала Сабирҗан Зиннәт улы. – Бу көнне мин дә яраландым – снаряд ярчыгы аягыма тиде. Мине санитаркалар табып алдылар. Шулай итеп, декабрьгә кадәр госпитальдә дәваланырга туры килде. Савыккач кына мин үземнең “Батырлык өчен” медале белән бүләк­ләнүемне белдем, - ди ул сүзен дәвам итеп. Соңыннан ул Смоленскка эләгә.
- Һәр тотам җир безгә кадерле иде. Күпме хәрби иптәшләребез һәлак булды, ләкин без Җиңүгә өметебезне өзмәдек, - ди ветеран. - 1942 елның гыйнварында дошманнарның оборонаны өзәргә ниятләвен белеп, совет гаскәрләре төнлә хәрби һөҗүмгә күчәргә дигән карарга килә. Көндез окопларда качып көтеп яттык. Караңгы төшү белән безнең гас­кәрләр ак киемнәрдә һөҗүмгә күтәрелде. Бу алышта мин икенче тапкыр яраландым – снаряд ярчыгы минем баш сөягенә үтеп кергән һәм мин һушымны югалтканмын. Ике санитарка башымны бәйләп, ике чаңгыга салып, яу яланыннан мине алып чыккан. Авыр яралы солдатлар белән мине Вологда шәһәренә озатканнар, янә озак вакыт госпитальдә ятып чыктым, операция ясадылар. Танкистлар җыюлары турында ишетү белән, тәүгеләрдән булып үз теләгем белән шунды язылдым. Безне, элекке танкистлар һәм шоферларны, Горький шәһәренә җибәрделәр. Биредә мин союздашларның Европада икенче фронт ачуларын белдем. Автозавод алдында торган берничә Америка һәм Англия танкларына идарә итәргә өйрәнергә һәм фронтка китәргә дигән аерым задание алдык. Тәүдә алар аз иде. Яңа партия кайтуын без айга якын көттек. Безгә Американың М4А2 “Шерман” танк­ын һәм Англиянең “Валентайн” пехота танклары китерделәр. Имтиханнарымны “бишле”гә тапшырдым, ә 1944 елның августында безне фронт линиясенә җибәрделәр.
Эшелон безне Карпат тауларына илтеп җиткерде. Биредәге тар юллар, боз һәм калын кар бик күп авырлыклар тудырды. Танк чылбыры “ашалды”, “ялангачланды”. Танк ватылгач, экипажны расформировать иттеләр. Дошман чигенде – бу бездә өмет уятты.
Мине һәм 15 механикны яңа партия танклар артыннан Горький шәһәренә җибәрделәр. Безнең янда кәгазь дә, каләм дә юк иде, ләкин без авыл һәм шәһәр­­л­әр­нең, елга-күлләрнең исемнәрен истә калдырырга тырыштык.
Соңрак кызылармиячеләрнең китабы буенча мин 18нче Днестровск гвардия бригадасы 813нче гвардия полкы 3нче ротада хезмәт иткәнемне белдем. Горькийдан безне Польшага алып киттеләр, соңыннан Будапештны немец гаскәр­ләреннән азат итүдә катнаштык.
Март урталарында салга утырып Дунай елгасын йөзеп чыктык һәм Австрия чигенә барып җиттек. Көн бик эссе иде, кояш көйдерә. Без казылган басу аша бардык. 20 мартта немецларның оборона пунктларына үтеп кердек. Гитлеровчылар коралларын һәм техникаларын ташлап качып беттеләр. Ләкин икенче көнне берничә немец самолеты һавадан безнең танкларга бомба яудыра башлады. Аның бер ярчыгы минем күзгә тиде, мин янә госпитальгә эләктем. Будапештта табиб күземне алдырырга тәкъдим итте, ләкин мин баш тарттым. Күзсез калгач, нинди кыз миңа карасын? Мине икенче госпитальгә күчерделәр һәм ярчык тирән утыра, озакка сузылса, икенче күзне дә югалтырга мөмкин, дип хирург операция ясарга кирәклеген әйтте. Чара калмады, мин килештем… Авыр вакытларда сирәк кенә булса да йортымнан алган хатлар миңа көч бирде, дәртләндереп җибәрде.
9 майны мин меңләгән чакрым ераклыкта каршы алдым. Безнең эшелонны Румыниягә җибәрделәр һәм сугыш тәмамланды, без җиңдек, дип игълан иттеләр. Шатлыгыбызның иге-чиге булмады: без бер-беребезне кочаклап елаштык, көлдек.
Барсының да туганнары һәм гаиләсе янына кайтасы килсә дә, кызылар­миячеләрне Ерак Көнчыгышка озаттылар, чөнки Япония сугыш башлау белән яный. Госпитальдән чыкканнарны аерым отрядларга яздылар. Эчке гаскәрләр составында без азат ителгән илләрдә тәртип урнаштырырга тиеш идек. Зур булмаган Румыния шәһәрендә без хәрбиләр отрядын сакладык. Биредә пленга алынган немецлар безнең офицерлар өчен өс киемнәре теккән зур булмаган цех бар иде.
Бер елдан соң гына март аенда миңа туган ягыма кайту бәхете тиде. Моны сүз белән генә аңлату мөмкин дә түгел. Күз яшьләре туктамый акты да акты, чөнки йорттан китүемә сигез ел булып китте, - ди Сабирҗан Зиннәт улы.
Өч көн генә ял итәргә өлгерә ул - колхоз рәисе аңа эшкә чыгарга, секретарь һәм кассир вазыйфаларын башкарырга куша.
- Коммунист булганга күрә, миңа югары вазыйфаларны бирмәделәр, - ди ветеран елмаеп.
Сабирҗан Зиннәт улы сугышның барлык юллары буйлап үтә һәм шәһәрләрне, илләрне азат итеп, барлык мәшхәрне күрә. Ул көннәрдән байтак еллар үтсә дә, аның өчен ул кичә генә булган кебек. Кан сеңгән яу яланнарының мәетләр бе­лән тулы булуын әле булса яхшы хәтерли.
Ул бик күп медальләр һәм Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
- Юк, без сугышка орден-медальләр өчен бармадык, ә илебезнең тынычлыгы, аяз күк йөзе өчен көрәштек. Фашист­ларның ничек куркыныч булуын үз күзләребез белән күрдек. Украинадагы вакыйгаларны күзәтеп, ни өчен властьның көчләүне, гаделсезлекне хуплавын аңлый алмыйм. Чөнки илне фашистлардан без, совет гаскәрләре, азат иттек бит, - ди Сабирҗан Зиннәт улы ачынып.
100 яшьтә булуына карамастан, үзен үзе карый, бер күзе генә күрсә дә, күзлек кимичә гәзит укый. Изге күңелле, ачык йөзле һәм җор телле Сабирҗан Зиннәт улы белән сәгатьләр буена сөйләшергә мөмкин. Авыр елларны көннәренә кадәр төгәл белә, әйтерсең, ул кичә генә булган.
Элек парадка җитәкләшеп икәү йөрегән тормыш иптәше күптән мәрхүм инде. Ләкин ел саен ветеран яшеллеккә, чәчкәгә күмелгән язны – 9 Май – Җиңү көнен түземсезләнеп көтеп ала.
Сабирҗан Зиннәт улын тыңлыйсың да, аның өчен сугыш һаман тәмамлан­маганын аңлыйсың, чөнки ул ветеранның йөрәгендә мәңгелек эз калдырган.
Без, үсеп килүче буын, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны онытырга хакыбыз юк, исән калганнарга хөрмәт күрсәтергә тиеш.
Милена Шәймәрдәнова.
Фотолар гаилә архивыннан алынды.
Читайте нас: