Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
11 Май 2018, 12:02

Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сезгә!

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты З.С.Исмәгыйлева һәм хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Ф.Н.Макеева сугыш ветераннарының йортларына барып котладылар.

Сәфәр барышында алар ветераннарның сәламәтлекләре турында сораштылар, проблемалары белән кызыксындылар. Фашистик Германияне Җиңүдә күрсәткән батырлыклары, сугыштан соңгы еллардагы тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, чәчкәләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук фронтовикларга сәламәтлек, озын гомер, рух ныклыгы, гаиләләренә иминлек теләделәр.
Биргән бүләккә һәм җылы котлау сүзләренә сабый баладай шатланган ветераннарның күзләрендә яшьләр күренде...
Милена ШӘймӘрдӘнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: