Нәкъ ярты гасыр элек Зәлифә Хөрмәтулла кызы һәм Рәмил Җәмил улы чәчләрен чәкә бәйләгән. Менә инде 50 ел алар кулга-кул тотынышып, шатлыклы мизгелләрне дә, авырлыкларны да бергә кичереп, тормыш юлыннан бергә атлыйлар.
Сәвәләй авылыннан урындагы мәктәпкә юллама буенча килгән яшь укытучы кызга ул вакытта клуб мөдире булып эшләгән егет шундук күз сала. Танышу, гаилә кору тарихы да үзенчәлекле аларның. Ике елга якын дуслашып йөриләр. Укытучыны икенче мәктәпкә күчерәчәкләрен ишетеп, кызны урлап кайтырга карар итә Рәмил. Ләкин горур кызны күндерү җиңел булмый, шулай да егет төшенкелеккә бирелми. Бәйрәмнән соң туган авылыннан килүче кызны поезддан каршы алырга бара һәм туп-туры йортына алып кайтып китә. Зәлифәгә дә башка чара калмый, җитмәсә, егет тә күңеленә хуш килә бит. Шулай күркәм гаилә корып җибәрәләр, йорт салып керәләр, ике балалары туа. Рәмил Җәмил улы да урындагы мәктәпкә эшкә урнаша. Башта хезмәт дәресләрен алып барса, Бөре педагогия институтына читтән торып укырга кергәннән соң, химия һәм биология фәннәрен укыта. Шулай итеп, Гаделшиннар барлык гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Хаклы ялда булуларына карамастан, алар бүген дә җәмәгать эшләрендә, авылның мәдәни тормышында актив катнашалар. Ихлас күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел һәм уңган булганнары өчен авылдашлары арасында абруй казана мәгариф ветераннары.
Кызганычка каршы, бала кайгысы да күрергә туры килә - 24 яшендә кызлары вафат була. Шундый авыр вакытларда бер-берсенә терәк-таяныч була алар, шуның белән генә бу язмыш сынавына сыгылып төшмиләр. Ә бүген ветераннар улы, килене, онык-оныкалары һәм турунының кадер-хөрмәтенә төренеп, аларның уңышларына сөенеп гомер итә.
Гаилә бәхетенең серен дә алар гади генә аңлатты. Иң мөһиме – түземле булып, бер-береңне аңлап, авырлыкларны да, шатлыкларны да бергә кичергәндә бәхеткә ирешеп була, ди алар.