Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
25 Май 2018, 11:57

Шаулап-гөрләп үтте бәйрәм

Уку елы тәмамлана, түземсезләнеп көткән җәйге каникуллар да җитеп килә. Каникуллар алдыннан ел буена эшләнгән эшләргә йомгак ясау, алдынгыларгы бәһалау, бергәләп ял итү уңаеннан оештырылган район балалар Сабантуе укучылар өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде.

Бишаул-Уңгар авылы янындагы Ташлыкүл буендагы акланда балаларның шат тавышы һәм җыр-моң яңгырап торды. Кояш та нурларын җылырак сибеп, балаларның күңеленә җылылык, йөзләренә яктылык өләште. Агымдагы елда балалар бәй­рәме өстәмә белем бирүгә 100 ел тулуга багышланды. Үткә­релгән уеннар һәм конкурслар балалар һәм өлкәннәр күңеленә дә хуш килде. Музыка ан­самбльләре һәм солистлар­ның чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Уку­чылар алдында район хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфасын башкаручы Флизә Макеева чыгыш ясады.
- Барыгызны да бу күркәм бәйрәм белән чын күңелдән кайнар котлыйм. Район, республика һәм бөтенрусия конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулаучы укучыларыбызга рәхмәт белдерәсем килә. Үзегезнең уңышлы эшләрегез белән сез укучыларга һәм ата-аналарга ярдәм итәсез, төрле акцияләрдә катнашасыз. Әйткәндәй, агымдагы елда “Солдатка посылка” акциясенә һәр мәктәп актив кушылды. Шимбә өмәләре һәм экологик акцияләр дә мәктәп укучыларыннан башка үтми. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, көч-куәт, ялларыгызның күңелле һәм файдалы үтүен телим, - диде үзенең чыгышында Флизә Наил кызы.
Ел саен Кырмыскалы укучылары республика һәм бөтенрусия конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулый. Шулай, мәсәлән, С.М.Чугункин исе­мендәге Кырмыскалы урта мәктәбе укучысы Руфина Гыз­зә­туллина “II Искужин укулары” республика фән­ни-гамәли конференциясендә беренче урын яулады. Кабак мәк­тәбе укучысы Ильяс Ганиев катнаш көрәш буенча республика ярышында җиңүче дип танылды. Ә Олыкүл урта мәк­тәбеннән Виолетта Нигъмә­туллина РФ Президенты каршындагы “Изгелек юлы буйлап” бөтенрусия конкурсында җиңүгә лаек булды һәм ул Мәс­кәүгә бүләкләү тантанасына барачак.
Йола буенча, һәр мәктәп үзе­нең ихатасын әзерләгән. Биредә стена гәзитләрен, авиамодельләр күргәзмәсен дә күрергә мөмкин иде. Сәвәләй мәктәбендә моңа зур игътибар бирелә. Хезмәт һәм технология укытучысы Хәмит Газизов түгәрәк җитәкчесе Ревнер Миһ­ранов белән самолет һәм караб­ларның сызымнарын әзер­ли. Хезмәт дәресләре биредә бик кызыклы үтә. Күргәзмә моны ачык дәлилләп тора.
- Авиа-модельләр ясау минем канымда. Менә экраноплан, ә монсы минем сызымнар буенча төзелгән “Бе-2” самолеты. Мондый самолетлар 30нчы елларда ук җитештерелгән. Һәр модель­нең корпусы пенопласттан ясалган. Самолетларга фәкать коелган җиңел ион аккумуляторлар гына туры килә, - ди Ревнер Миһранов.
Кайбер мәктәп ихаталарында гранат ярчыклары, пыяла фляжкалар, сапер көрәкләрен күрергә мөмкин иде. Бу мәктәпләрнең һәрберсендә районның “Йолдыз” эзләнү отряды әгъзалары бар һәм алар Ленинград өлкә­сендә барган казылма эш­ләрендә катнаша. Иске Кыешкы мәктә­бенең 9нчы сыйныф уку­чысы Карина Мөхәммәтовага тәү тапкыр бу отрядка эләгү бәхете тиде. Тәҗрибәле археологлар белән бергә казу эшләре барган урында алар шартламый калган снарядларны табу гына түгел, шулай ук яугирнең кайда һәлак булуын һәм ул вакытта аңа ничә яшь булуын ачыкларга да өйрәнделәр.
- “Йолдыз” эзләнү отрядына эләгүемә мин бик шатмый. Ленинград өлкәсенә баргач, өстән яңгыр явып торуга карамастан, без казу эшләрен туктатмадык, сазлы урыннар буйлап та үтәргә туры килде, бик күп окопларга тап булдык. Без­нең отряд тарафыннан 7 яугирнең сөякләре табылды. Алар казып алынып, туганнар каберлегендә җир­ләнде, -ди Карина Мөхәм­мәтова.
Ә төп мәйданда малайлар һәм кызлар көрәш, капчык киеп йөгерү кебек конкурсларда катнашып, үзләренең көчен сынап карады.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: