Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
25 Май 2018, 11:44

Ватанның лаеклы уллары

Армиядә хезмәт итү һәм ир-егетнең тормышында онытылмас эз калдырып, киләчәк тормышында да зур роль уйный. Ә армия хезмәтендә табылган дуслар мәңге онытылмый. Чик буе гаскәрләре ветераны Р.М.Әлимгафаров та үзенең хәрби яшьлеген яхшы хәтерли.

Ул 1940 елның 15 ноябрендә Кырмыс­калы авылында туган. Әтисе Мәсгут Хаҗиәхмәт улы Бөек Ватан сугышында Ржев шәһәре алышында һәлак булган.
Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң Стәрлетамак төзелеш училищесында белгечлек алып чыга һәм балта остасы булып эшли. 1959 елда ил алдындагы изге бурычын үтәргә - армиягә алына һәм Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Хезмәте аның Тын океаны чик буе округында үтә.
- Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итү һәркемгә дә тәтеми. Ничә еллар үтсә дә, хезмәт еллары, хәрби иптәшләр чагу хати­рәләр буларак йөрәк түрендә мәңге саклана. Алар белән еш очрашабыз, гомерен кызганмыйча дошманга каршы көрәшкән хезмәттәшләребезне искә алабыз. Чик сакчыларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, Сахалинны азат итүгә, Әфганстан, Таҗик­стан, Кавказ төбәгендәге чикләрне саклау­га керткән өлеше бәяләп бетергесез, - ди ул.
- 12 мең миль озынлыгындагы зур су биләмәсе безнең карамакта иде, якында гына Япон диңгесе урнашкан. Диңгез чикләрендә патрульдә тору бурычы белән бергә без территориаль суларда чит ил браконьерларына каршы көрәштек. Барсын да күрергә туры килде, шул исәптән, бәхетсез очракларны да. Хәрби иптәшем Коля Николаев, корабльне тикшереп йөрегәндә ялгыш суга батып үлде, - ди әңгәмәдәшчем. - Сугыштан соңгы авыр чор булу сәбәпле, чикләрне саклау өчен кораб һәм катерлар җитми, тәүлекнең караңгы вакытында чик бозучыларны күзәтү кыенлаша. Шуңа да сак көчәйтелде – эссеме, суык­мы, төнлә дә, көндез дә - тәүлегенә 12шәр сә­гать поста торырга туры килде. Көненә 20шәр километр җәяүләп үткән чаклар да булды. Безнең һәрберебез үзе­безнең илебез чигендә булуын, туганнарыбыз, якыннарыбызның тыныч тормышы өчен җаваплы булуын яхшы аң­лады, - ди Риф Мәсгут улы.
- Чик сакчыларының балалары һәм оныклары бу көнне горурлык белән яшел фуражкалар, чик буе диңгезчеләренең беретларын һәм бескозыркаларын киеп йөриләр. Аларга караган саен, үземнең балачак елларым искә төшә һәм минемчә, мондый рухта тәрбия алган балалар армиядә хезмәт итүне үзләренең изге бурычы дип санаячак. Аларга күпмилләтле Ватаныбыз чикләрен саклауны бер дә шикләнмичә ышанып тапшырырга мөм­кин, - ди ветеран.
Милена Саттарова.
Читайте нас: